Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Яңа Кади җирлегендә салымнарны тиз җыялар

Яңа Кади авыл җирлегендә физик затлардан 2018 ел өчен милек салымын тиеш күләмдә, ягъни 441 мең сум җыйдылар да.

Биредә һәм Иске Котыш, Ульяновка, Иске Кади җирлекләрендә, физик затлардан җир, милек, транспорт салымнарын җыю чагыштырмача яхшы оештырылган. Шешминка, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Чирмешән һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә салым түләүләре буенча эшне яхшырту сорала.

Район буенча алганда, 15 миллион747 мең сум транспорт салымы (начисление буенча) җыелырга тиеш, әлегә, 18 октябрьгә, бу күрсәткеч 5 миллион 871 мең сум булган (37 процент). Физик затлардан җир салымы түләүләре 2 миллион 619 мең сум (тиеше – 5 миллион 769 мең сум), ягъни әлегә үтәлеш 45 процент.

Физик затлар милкенә салым акчалары түләүләре тиешленең 48 проценты кадәр, ягъни 1 миллион 778 мең сум тәшкил итә.

Гомумән, физик затлардан милек салымнары түләүләрбуенча күрсәткечләр мондый (2019 елның 18 октябренә): 25 миллион 229 мең сум – тиеше, начисление буенча, 10 миллион 268 мең сум -  түләнгән сумма, ягъни үтәлеш 41 процент.

Исегезгә төшерәбез, 2018 ел өчен милек салымнарын агымдагы елның 2 декабренә кадәр түләргә кирәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев