Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Ульяновка авыл җирлеге рейтингта янә беренче

Ульяновка авыл җирлеге районның башка авыл җирлекләренең дә күрсәткечләренә, эшчәнлегенә бәя куелган рейтингта гел лидерлар арасында. 21 октябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча ул янә беренче урында.

Ульяновка авыл җирлеге районның башка авыл җирлекләренең дә күрсәткечләренә, эшчәнлегенә бәя куелган рейтингта гел лидерлар арасында. 21 октябрьгә тупланган мәгълүматлар буенча ул янә беренче урында.

Башкалар белән чагыштырганда, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә җирлекләре икенче һәм өченче. Рейтингта Күтәмә, Иске Кади, Туймәт җирлекләре дә алгы позициядә.

Мордва Афонькәсе, Түбән Кармалка, Шешминка җирлекләре, кызганыч, инде байтак вакыт бу өлкәдә – аутсайдерлар, артта калучылар. Соңгы атнада да нык алга китмәгәннәр.

Рейтинг төзегәндә җирлекләрнең бик күп күрсәткечләрен исәпкә алалар: гаилә фермалары, сөт сатып алу, торак төзелеше, алкоголь продукциясе сату, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләребуенча түләүләр, салымнар һәм үзсалым акчаларын җыю, планнар үтәлеше, урамнарны яктырту, концертлар оештыру, матбугатка язылу, объектларны, милекне теркәү торышы буенча – барына да бәя куялар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев