Күтәмәдә су челтәрләрен яңартканнар, ләкин су тәмсез
Бу авылда, ниһаять, 13 миллион сум акча кулланып, соңгы ике елда 12 километрга якын озынлыкта су челтәрләрен яңарттылар. Хәзер су килеп тора, әмма аның сыйфаты гына начарайды, диләр. Әлеге проблема халык җыенында да күтәрелде.
Су турында алай ук еш зарланмыйлар монда, әмма һавадагы күкерт исе үзәкләренә үтә. Бүген дә Күтәмә янына барырлык түгел иде, яман ис тынны буа. Халык бит шушы һаваны көн дә сулый...
Былтыр Төньяк урам юлының бер өлешен норматив хәлгә китергәннәр, бу эшкә үзсалым акчалары кулланылган, әмма ул күпме генә инде, урамның бер өлешендә юл төзәтелеп бетмәгән. Халык җыенында катнашучылар исеменнән мөрәҗәгать юллап, ошбу юлны бәлки нефтьчеләр аша башкарып булмасмы дигән карарга киленде. Мөрәҗәгатьтә һаваның ник пычрана баруын ачыклауны да сораячаклар.
Мәдәният йорты түбәсеннән, берничә урында, су үтә икән. Ремонт та 2012 елда гына булган югыйсә.
Күтәмәдә узган җыенда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин каты көнкүреш калдыклары чыгарган, җыйган өчен быел түләүләрнең сизелерлек артачагын әйтте.
Шәхси торак йортларда яшәүчеләрдән, бер кешегә бүлгәндә айлык түләү суммасы 78,05, ә күпквартиралары йортларда яшәүчеләр өчен 71,95 сум булачак.
-Бу бездән генә тормый, дөрес аңлагыз, тарифлар ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, федераль үзәк – хөкүмәт белән килештереп билгеләнә, - диде район җитәкчесе. –Шуңа күрә гыйнвар ае өчен квитанцияләрдә күрсәтеләчәк яңа бәяләргә аптырамагыз, моңа әзер булыгыз.
Күтәмәдә яңа йорт җиткерүчеләр, булганын зурайтучылар дистәләп. Авыл урамнары елдан-ел төзекләнә, матурая. Халык кына картая, былтыр 4 бала туган, 9 кеше үлгән. Монысы инде башка авылларга да хас проблема.
Район башлыгы Күтәмә авыл җирлеге, аның җитәкчесе эшеннән тулаем алганда канәгать икәнлеген әйтте. Гидротехник корылма – буаны капиталь ремонтлау буенча конкретрак шөгыльләнергә киңәш бирде. Аренда торагы төзелешен дә, башка подрядчы табып, тизләтергә кирәк.
Авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина отчет докладында билгеләп үткәнчә, Күтәмә халкы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне вакытында башкара, 2018 елда 2017 ел өчен салымнар тулысынча җыелган, пайчылар белән исәп-хисап ясалган. Ике гаилә – Семайкиннар һәм Меркурьевлар кече ферма төзү программасына кушылганнар, сыерларына абзар бастыралар. Документлары әзер, быел аларга бюджеттан акча биреләчәк. Төзелеш материаллары белән район нык булыша. Бу ярдәм бушлай.
– 2018 елда районның авыл хуҗалыгына үстерүгә төрле чыганаклардан 120 миллион сум күләмендә субсидияләр бирделәр, - диде үз чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин. –Кече ферма оештыручыларга – төзүчеләргә, мал, кош-корт алган өчен субсидияләр бирү, республикадан, районнан булышлык тәртибе быел да эшләячәк, өч һәм күбрәк сыеры булганнарга бушлай саву аппараты биреләчәк.
Җыеннар дәвам итә, аларда район оешмалары җитәкчеләре, җаваплы белгечләр дә катнаша. Бергәләп узган елда башкарылганны бәялиләр, бу елга бурычлар билгелиләр.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев