Реклама
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы ул район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән туган як тарихы музее бинасында гражданнарны кабул итте. Депутатка дүрт кеше үз гозерен җиткерде.
-Картинг – клубта балалар машина төзелешен, аны йөртү күнекмәләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Аннан соң балаларның юк-бар белән мавыгырга вакытлары да калмый, алар начар гадәтләрдән арыналар, - ди Ленар Рәис улы. – Балалар үзләре дә бик теләп шөгыльләнәләр. Кайберәүләр инде ярышларда да катнашкалыйлар. Ләкин картинг машиналары өчен махсус трасса кирәк. Депутат әлеге проблеманы хәл итүдә булышмасмы икән дип килдем.
Ольга Павлова һәр кешене игътибар белән тыңлады, киңәшләр, консультация бирде, проблемаларын чишү юнәлешендә юл күрсәтте, сорауларны шәхси контрольга алды.
Фото: автор