Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләр тәҗрибәсе - күршеләргә үрнәк

    Бүген безнең районда 103 кече ферма бар. Аларның саны ел саен күбәя. Кече ферма оештыручыларга республикадан һәм районнан да зур һәм конкрет ярдәм күрсәтәләр. Бу юнәлештә районның эш тәҗрибәсен тирә-күрше районнарның авыл җирлекләре башлыклары да өйрәнеп китте.

    - Болай эшләргә теләүчеләрне табарга, булышырга кирәк. Монда җирлекләр башлыклары үзләре үрнәк күрсәтсен иде. Авылда бит, берсе эшләсә, аннары, ярыша-ярыша, күршесе дә шулай эшли, - диде Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Экзам Гобәйдуллин. –Бу өлкәдә чирмешәнлеләр тәҗрибәсе – үрнәк. Халыкны кызыксындыра белик. Республика булыша, акча бар бит.

    Уку формасындагы семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә, ул район мәдәният йортында узды, хәзерге заманда Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерү, проблемалар һәм перспективалар турында сөйләштеләр. Аерым темалар буенча чыгыш ясаучылар күп булды.

    Бу чарада төп докладчы – республиканың Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Экзам Гобәйдуллин пленар өлештә билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада җирле үзидарәне үстерү буенча бик күп эшләнә. Бүгенгедәй очрашулар файдалы.

    -Төп максат – мондый формада эшләү яңалыклар турында белеп тору, кире элемтә өчен кирәк, - диде ул. –Без реформалар чорында яшибез, алар ярдәмендә республикада зур үзгәрешләр булып тора. Авыл җирлекләренең мәшәкатьләре күп. Бүген проблемалар, җитешсезлекләр турында да сөйләшербез.

    Пленар өлештә, дөрестән дә, мөһим мәсьәләләр күтәрелде: көнкүреш калдыклары җыю реформасы, милекне рәсмиләштерү, зиратларның җир участокларын теркәү, су белән тәэмин итү, су скважиналарын лицензияләү, юллар торышы, муниципаль хокукый актларны кабул итүдәге җитешсезлекләр һәм башкалар игътибар, көч, средстволар сорый. Аннан да бигрәк җитәкчеләрне яшьләрнең читкә китүе аеруча нык борчый. Бу тормыш шартларына гына бәйле түгел, инфраструктура үсеше ягыннан зарланмыйбыз, төп бәла – яхшы түләүле эш урыннары җитмәү.

    Районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин авыл  территорияләрен  үстерүгә  юнәлдерелгән  чаралар  хакында  сөйләде.

    Семинар-киңәшмә территорияләрне  үстерү,  шәхси ярдәмче һәм  фермер хуҗалыкларын яклау, авыл җирендә яшәүчеләрнең  активлыгын күтәрү темасына багышланган иде.

    Лашмандагы  Рауфан  Галимовның  шәхси  хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр 12 баш ук. Сарай-ферма төзергә  республикадан 200 мең  сум субсидия биргәннәр, ә район - 147 мең  сум. Бушлай сыер саву аппараты алуларына да сөенәләр.

    Безнең  районда 5 яки 8 сыер асрарга теләк белдереп, кече ферма төзүчеләргә  1000-1200 данә  керамзит блок, 1 тонна цемент, 6 кубометр агач материалы бирәләр,  бу ярдәм бушлай. Район башлыгы  әйтүенчә,  әгәр бюджетта  мөмкинлек булса, түбә  профнастилы өчен  чыгымнарны да  субсидияләмәкчеләр.

    Галимовлар 2018 елда гына да 570 мең сумлык, ягъни 34 мең 560 килограмм сөт  сатканнар. Үз көннәрен үзләре күрәләр, зарланмыйлар.

    Лашманда исә кече фермалар 13кә үк җиткән. Семинарга килүчеләргә бу өлкәдә нәрсә, ничек эшләнүе турында авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов мәгълүмат җиткерде.

    Республиканың Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат  Хәбипов  пленар  өлештә авыл хуҗалыгына, аеруча  фермерларга,  шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче ярдәм  турында сөйләде, ул да кече фермалар оештыру буенча Чирмешән районы тәҗрибәсен өйрәнергә өндәде.

    Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай  районнарыннан да  килгән  җирлекләр  башлыклары безнең  районда узган зона  семинар-киңәшмәсен Лашмандагы сугым цехы белән танышудан башладылар.

    Биредә 12  кеше даими эшли. Сугымга фермерлар, шәхси хуҗалыклар да мал китерә икән, иттән ярымфабрикатлар җитештерәләр. Киләчәктә сменага уртача 1 тонна колбаса да  эшләмәкчеләр.

    Нурлат  аграр   техникумының  район  филиалында укучылар  өчен  бөтен  шартлар  тудырылган, кабинетларда  нинди генә кулланма  материал,  әсбаплар юк. Заманча техника да бихисап. Әлеге уку йорты белән танышкач, бай  мәгълүмат алгач, Экзам Гобәйдуллин филиал директоры Владимир  Островский турында: “Үз эшенең  фанаты”, - дип мактап  китте.

    Кунаклар районыбызны да ошатканнар.

    -Чирмешәнгә беренче генә  килүем. Исем китте – бөтен җирдә  чисталык, матурлык. Бездә алай ук түгел, - ди Чистай районының  Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат  Заһидуллин. - Кече  фермаларыгыз да күп.  Техникум филиалы кабинетларын күреп тә шаккаттык.

    Автор фотолары

    Чирмешәндә - авыл җирлекләре башлыклары семинар-киңәшмәсе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: