Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешәндә дә Үзбәкстан Президентын сайладылар

Туган җирләреннән еракта яшәүче Үзбәкстан гражданнарына үз дәүләтләренең Президентын сайлап, срогыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды. Үзбәкстан Республикасында исә сайлауларның төп көне итеп 24 октябрь билгеләнгән.

Безнең районда алдан сайлау 19 октябрьдә район газетасы бинасында урнашкан  район территориаль сайлау комиссиясе бүлмәсендә узды.  Моның өчен Чирмешәнгә өч кешедән торган күчмә сайлау комиссиясе килгән.

Бюллетеньнәрдә бүген Үзбәкстанда теркәлгән биш партиядән 5 кандидат тәкъдим ителде.

Мәхмүд Хөсәенов безнең районга гаиләсе белән яшь чагында ук күчеп кайткан. Инде 12 елдан артык Бәркәтә авылында яшиләр. Хатыны Айгөл белән өч бала үстерәләр. Гаилә башлыгы Президент сайлауларына әнисе һәм абыйлары белән килгән. Алар  сайлау комиссиясенә Үзбәкстан гражданины паспортларын күрсәттеләр: сайлауларда бары тик шул документ белән генә катнашырга мөмкин.

-Кайда гына яшәсәң дә, иң мөһиме, туганнарың һәм якыннарың янәшәдә булсын. Шулай да безнең туган ягыбызны сагыну хисе беркайчан сүнмәде. Үзбәкстан Президентын сайлау буенча мөһим эштә катнашу мөмкинлеге булуы сөендерә. Халыкның язмышы ил башында кем торуына нык бәйле, - диде Мәхмүд Хөсәенов.

Комиссия әгъзасы Азизбек Разаков әйтүенчә, районнардагы күчмә сайлауларда катнашырга өлгермәгән Үзбәкстан гражданнары 24 октябрьдә Үзбәкстанның Казандагы генераль консуллыгында үз тавышларын бирә алачак.

Чирмешән районында күчмә сайлау комиссиясе исемлелегенә 18 кеше кергән. Сайлаулар хокук бозуларсыз, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны һәм таләпләрне үтәп башкарылды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев