Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында “Бердәм Россия“дән кандидатларны барлыйлар

Бүген чирмешәнлеләр дә “Бердәм Россия“ партиясеннән Федераль Җыелыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатураларны – кандидатлыкка кандидатларны сайлап алуда катнашалар.

Көндезге сәгать 12гә тупланган мәгълүматлар буенча, әлегә 1407 кеше бюллетеньнәр алган, праймеризда катнашкан.

Районда тавыш бирү 7 участокта үтә. Һәр сайлаучыга ике бюллетень бирәләр: берсендә – федераль, икенчесендә бер мандатлы округ буенча тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге күрсәтелгән.

Тавыш бирү иртәнге 8дән 20 сәгатькә кадәр үтә.

Дәүләт Думасына сайлаулар быел, сентябрь аенда булачак. “Бердәм Россия“ анда кемнәрне тәкъдим итәр, бу партия съездында хәл кылыныр. Билгеле, кандидатлыкка кандидатлар алдан тавыш бирү - праймериз йомгаклары буенча сайлап алыначак, шул исәптән Татарстаннан да.

-Районда алдан тавыш бирү законнар кысаларында, Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып бара, - диде “Бердәм Россия” партиясенең Чирмешәндәге җирле бүлекчәсе башкарма комитеты секретаре Эльмира Шәрифуллина.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X