Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән район Советы депутатлары алдагы елларга конкрет бурычлар билгеләделәр

    Халык санын 18 меңнән дә киметмәскә, гомер озынлыгын 75,3 яшькә җиткерергә. Районның 2016-2021 елларга һәм 2030 елга социаль-икътисади планлы үсеш чорына шундыйрак бурычлар да куелды. Район Советы депутатларының чираттагы утырышында әлеге стратегиягә кертелгән кайбер үзгәрешләр, өстәмәләр хупланды.

    Төп үсеш күрсәткече булган территориаль тулаем эчке продуктны киләчәктә 46 миллион сумга (хәзер – 29,3) кадәр җиткерү мөһим. Соңгы берничә елда әлеге сан үсештә, чөнки нефть һәм битум чыгаручы компанияләр күрсәткечләрен ике тапкыр диярлек арттыра алганнар.

    Район башкарма комитеты  җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин үз  чыгышында эш яшендәге халыкның районнан читкә китүен тоткарлау, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү – икътисадчылар телендә әйткәндә, бу күрсәткечне  бер эшләүчегә исәпләгәндә елына 6  миллион сумга (хәзер - 3,2 миллион) ирешүне максат итү хакында әйтте. Бүген районда 19 меңнән күбрәк кеше яши. Сер түгел, торак пунктларыбызда халык саны елдан-ел кими, туучыларга караганда, үлүчеләр ике тапкырга күбрәк. Бу – зур проблема. Шунлыктан 2030 елга районда халык санын 18 меңнән дә киметмәү бурычы куела. Хәзер районда уртача гомер озынлыгы – 72 яшь, 2030га аны 75,3 яшькә җиткерү  - киләчәккә бурыч. Бүген райондашларыбызның 40 проценты спорт белән шөгыльләнә дисәк, 2030 елда бу күрсәткечне 56 процентка җиткерү зарур. Әлеге стратегияне тормышка ашыру өчен финанс  чыганаклары аталды. Район үзәгендәге элеккеге МСО оешмасы территориясендә сәүдә мәйданчыгы төзү эше барып чыкмаганлыктан, анда киләчәктә күп фатирлы йортлар төзү кулайрак булыр, диелде. Депутатлар киләчәк планына әлеге үзгәрешләр кертү карарын да хупладылар.

    Утырышта районның социаль яклау хезмәте начальнигы Рушания Әхмәдуллинаның “Өлкәннәрне яклау буенча  социаль чаралар” хакында доклады тыңланды. Башка чаралар белән беррәттән, 65 яшьтән өлкәннәребезне больницаларга машиналар белән алып килеп, больницада озатып йөртү дәвам итәчәк. Районда быел 722 шундый кеше медицина тикшерүе узарга тиеш, әлегә аны  180 тирәсе якташыбыз үтте. Газетада язганыбызчә,  ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларына, МЧС хезмәткәрләре ярдәме  белән, янгын куркынычсызлыгы хакында хәбәр биргечләр - извещательләр куелган иде. Әлеге эшне тагын дәвам итү зарур.

    Утырышта районда инвалидларны эшле итү мәсьәләсе хакында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәридә Дивитаева мәгълүматлары тыңланды. Әлеге категория якташларыбыз үзләрен ким тоймаска тиеш. Быелның 1 сентябренә районда   эшкә яраклы яшьтәге 496 инвадлид исәпләнә, аларның 31 проценты (154 кеше) быел хезмәт эшчәнлеге алып барган. Оешмаларда, авыл җирлекләрендә бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтеп,  әлеге санны 35 процентка җиткерү бурычы куелды.

    Район Советы депуталары район бюджетының кайбер бүлекләренә үзгәрешләр кертү карарларын да хупладылар.

    фото: архив

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: