Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән авыл җирлегенә трактор да кирәк

Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында 2019 ел өчен һәр кешедән 1000 әр сум күләмендә үзсалым җыярга килештеләр. Бу мәсьәлә буенча җирле референдум 18 ноябрьдә уздырылачак.

Район үзәгендә һәм Чирмешән авыл җирлегенең башка торак пунктларында яшәүчеләрне балалар мәйданчыкларының торышы, кайбер урамнарда яктырткычларының җитәрлек булмавы, урамнарның чисталыгы, тротуарлар торышы, суүткәргечләрнең искерүе, машина кую урыннары җитмәве борчый. Проблемалар күп, тик аларны хәл итү һәрвакыт акчага килеп тоташа. Бу кадәрле эшне башкарып чыгу өчен авыл җирлегенең үз көче генә җитми. Шуңа республиканың үзсалым программасы ярдәмгә килә. Халыктан җыелган акчаларның һәр сумына республика тагын дүрт сум өсти һәм саллы гына сумма җыела.

-Бу программа чиксез дәвам итмәс, мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыйк, - диде халык җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. - Халыктан җыелган сумнарга республика ярдәме дә кушылса, әлеге акчаларга байтак эш башкарырга мөмкин булачак.

Планлаган суммалар тупланган очракта, 2019 елгы үзсалым акчаларына трактор, аңа арба, тагылма агрегатлар сатып алырга, Чирмешәннең христиан зираты тирәсен төзекләндерергә, мөселман зиратында эш кирәк-яраклары кую өчен өйчек ясарга, чишмәләрне төзекләндерергә, район үзәгендәге тротуарларны ремонтларга һәм яңаларын салырга, урам яктырткычларын тәртиптә тотырга, “Ландыш” балалар бакчасы янында машина кую урыны ясарга ниятлиләр.

2019 елда үзсалым акчасын балигъ булган, авыл җирлегендә теркәлгән һәм биредә даими яшәүчеләр түләргә тиеш була. Ә көндезге бүлектә укучы студентлар, 80 яшьтән өлкән ялгыз кешеләр, I төркем инвалидлар һәм Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүчеләр бу салымнан азат ителә.

2018 елда Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым җыю буенча референдум узмады, ә 2016-2017 еллардагы үзсалым акчаларына байтак эш башкарылды. Үткән елның көзеннән, халык Чирмешән аша салынган җәяүлеләр күпереннән йөри башлады. Бу күләмле эшкә 2 миллион 235 мең сум үзсалым акчалары тотылган. Элеккеге Липки, Свобода, Титов поселокларында, Сотников хуторында зиратлар тирәсе тотып алынды, бу эшләргә 500 мең сум акча киткән. Чирмешән, Түбән Чегодай, Кече Чегодай, Казанка авыллары урамнарына яктырткычлар кую, аларны карап тору буенча да байтак эш башкарылган. Түбән Чегодай авылында чишмә һәм су кудыру башнясы тирәсен төзекләндерү һәм тотып алу өчен 713 мең сум үзсалым акчасы кулланылган.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев