Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы - әйткән сүзендә тора белүче җитәкче

    ​​​​​​​Әйткән сүзендә тора белүче җитәкче ул. Башкаларда да шундый сыйфатларны ярата, икейөзлеләрне якын итми. Районның авыл җирлекләре башлыклары арасында абруе, авторитеты бар. Дөньяда Бәркәтәдән дә матур җир юк дип саный. Гөлфәния Хәниф кызы белән әңгәмәбездә күп нәрсәләр турында сөйләштек. Аның һәр мәсьәләгә үз карашы, үз фикере.

    -Гөлфәния Хәнифовна, бүгенге эш көнегез ничек башланды? – дим.

    -Быел бит чүп үләннәре котырып үсә, аларны вакытында чапмасаң, тагын да азыналар. Җирлек тракторына ягулык юллап йөрдем. Андый чыгымнарга бюджетта акча каралган үзе, әмма җитәрлек түгел.

    Аның бит әле, запас частен аласы, тракторчыга да түлисе бар.

    -Сезнең эштә иң авыры?

    -Һаман шул финанс җитешмәве кулдан тота. Әйтик, средстволар. Ниндидер эш планлыйсың икән, аңа проект-смета документлары кирәк, ә ул акча түләсәң генә ясала.

    -Кайбер мәсьәләләрне үзсалым акчаларына хәл итәсездер?

    -Әйе, урам утларын хезмәтләндерүгә, юлларны чистартуга, зират тирәсен төзекләндерүгә дә китә ул акчалар. Шушма аша,ел да диярлек, 40 метрлап арада агач басма ясыйбыз. Басма дигәннән, киләсе елда аны тимердән эшләргә исәплибез. Документлары әзерләнә инде. Алайса, ел саен моңа шактый акча туздырабыз. Авылның югары очында чиста су җитми, барып чыкса, бер тармакта яңа линия сузасы килә. Әлеге эшкә проект ясатуга шулай ук үзсалым акчалары кулланыла. Быел, сүз уңаеннан, үзебез 131 мең сум үзсалым җыйдык, республика шуңа 537 мең сум өстәде.

    -Чиста су проблемасы бар, димәк.

    -Аеруча җәйге кызу көннәрдә югары урамнарда яшәүчеләр су җитмәүдән зарлана. Алда әйткәнемчә, яңа линия суза алсак, бәлки әлеге проблема уңай чишелеш табар.

    -Юлларыгыз нинди хәлдә?

    -Бөтенләй начар димәс идем, әмма ямыйсы урыннары бар шул. Карл Маркс урамындагы юлга таш түшәлмәгән әле, аны да, киләсе ел программасына кертеп, шомартырга өметләнәбез. Билгеле, ул чыгымлы эш, республика һәм район булышлыгыннан башка булмый.

    Бәркәтә халкы ярдәмчел. Кемгәдер кыенлык килсә, җыйнау булышалар. Үткенлек, яңалыкка омтылыш та күренеп тора. Гөлфәния Гайнанова шулай ди.

    -Соңгы елларда Бәркәтәдә дә чисталык яхшы якка үзгәрде.

    -Шулай, урамнардагы чәчәкләргә карап та шулай дияргә мөмкин. Һәркем үз турысын матурлый.

    -Чүпне вакытында алып китәләрме?

    -Вакытында. Бу яктан җитди дәгъва юк.

    -Авылыгызда буш йортлар күп. Алар сезгә дә проблема тудырадыр?

    -Андый йортлар сиксәнләп. Күбесенең хуҗалары бар, кайталар, җыештыралар. Кайсылары ташландык хәлдә, чүпкә күмелә.

    Нишлисең, ул чүпне без җыештырабыз. Шуны да әйтим, соңгы берничә елда Бәркәтәгә берничә гаилә күченеп кайтты. Монда туганнарның балалары, әти-әниләре нигезен сакламакчылар. Моңа үзем дә сөенәм.

    -Яшьләрнең шәһәргә китү процессы тукталмый шул. Алар ник читкә кузгала?

    Реклама

    -Яхшы түләүле эш кирәк, бу иң мөһиме. Ярый әле янәшәдә нефть оешмалары бар, ике дистәләп кешебез аларда хезмәт куя.

    -Быел ничә туй булды, ничә бала туды?

    -Өч пар кавышты, тик алар да читтә яши, ә балалар тумады.

    -Өлкәннәр еш борчыймы?

    -Алай димәс идем, юк-бар белән йөдәтмиләр, рәхмәт аларга. Кемнеңдер пенсия тәэминаты буенча соравы туа, кемнәргәдер су начар килә, урамда яктырткыч янып чыга. Көндәлек мәшәкатьләр була бит инде. Өлкәннәр, гомумән, эшләгәнеңне күрә, бәяли, хәлеңә дә керә беләләр.

    -Депутатларыгыз арасында кайсылары бик актив?

    -Әкрәм Әхмәтҗановны аерым мактап узасым килә, авыл, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкче ул.

    Әле зират өстен өрәңге үсентеләре басып киткән иде. Агуын, техникасын табып, аны сиптерүне үзе оештырды.

    -Бәркәтәдә яңа мәдәният йорты төзелә башлау көтелмәгән сюрприз булды бугай.

    -Иске бинага ремонт кирәк иде, анда бит су, канализация юк, кышын салкын булды. Шуңа күрә яңа бина кирәк. Ул “Мәдәният” республика программасы буенча төзелә, анда бөтен уңайлыклар булачак. Бинаны быел көз файдалануга тапшырырга тырышачакбыз.

    -Халык ничек көн күрә, ничек өстәмә керем ала?

    -Бездә, яшермим, кече фермалар, малны күп асраучылар, үзенчәлекле һөнәрчеләр юк. Әмма итлеккә мал тоталар. Электркөтүче саклаучы көтүдә 46 сыер йөри. 362 йортлы авыл өчен азрак, билгеле. Киләсе елларда Илнар Бәдгетдинов һәм Айрат Шәһитов малчылыкка алынмакчылар, ничек булыр. Җир оформить иттеләр дә.

    Гөлфәния Гайнанова җирлек Советында инде 17 ел, шуның 12 елын – җирлек башлыгы вазыйфасында. Инде өченче “Нива”да йөри. Транспортсыз булмый, кайвакыт көненә икешәр тапкыр Чирмешәнгә барырга туры килә. Гомумән, район үзәгенә йомыш төшмәгән көн сирәк.

    -Коронавирус эш, тормыш рәвешегезгә сизелерлек үзгәрешләр керткәндер?

    -Без үз эшебезне башкарабыз. Чирләүчеләр бар, әле үзем дә берничә атна уңайсызлану сиздем. Әлеге зәхмәт вакытында мохтаҗлар турында онытмыйбыз, бу яктан республика, район да булыша. Волонтерларга рәхмәт, өлкәннәребезнең хәлләрен беләләр, кирәк икән, конкрет ярдәм күрсәтәләр.

    -Гаиләгез турында бер-ике сүз...

    -Ирем сөт җыя. Ике кыз үстердек, ике онык бар. Сыер, кош-корт асрыйбыз. Элек колхоз биргән йортыбызны үзебезгә уңайлы, җайлы итеп яңарттык.

    -Эштән буш вакытта нишлисез?

    -Буш вакыт калмый шул. Бакчада, өйдә дә эш бетми. Сирәк-мирәк интернетка да керәм. Былтыр гаиләбез белән Краснодар якларына ялга бардык. Бер атнага. Башка ерак җирдә булганым юк.

    -Бер мәлне, анысын да сорыйм инде, эшегездән китәргә йөрдегез?

    -Булды шундый мәл, бер ел элек, аннары тынычландым. Киләчәктә үзем, гаиләм, халкыбыз исән булсын, вакытлыча кыенлыклар үтә ул.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: