Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Утыз Имәндә яшәүче Сания Гыйләҗевадан "телеңне йотарлык" помидор тозлау рецепты

Утыз Имән авылында яшәүче Сания Гыйләҗева менә инде 30 елга якын помидорларны гел бер рецепт буенча тозлый.

-Хәзер бит Интернетта әллә нинди рецептлар бар, ләкин мин башкаларны “признавать” итмим, кайткан кунаклар да: ”Апа, теге тәмле помидорларыңны чыгар әле”, диләр, - ди Сания апа.

Уңган хуҗабикә ел саен дистәләгән банка помидор, кыяр тозлый, компот, кайтнатма ясый. Быел да

100 төптән күбрәк помидор үстергән. Үз орлыгыннан. Помидор тозлау ысулы белән газета укучыларыбызны да таныштырды. - 3 литрлы стерильләштерелгән банка төбенә бер баш суганны телемләп турап, 8 тырнак сарымсак, 6-7 данә борыч һәм помидорларны салабыз. 10-15 минутка өстенә кайнар су салып тотабыз. Аннары шул суны бушатып, маринад ясыйбыз. Ике банкага исәпләнгән, кайнап чыккан 3 литр суга

3 аш кашыгы тоз һәм 7 аш кашыгы шикәр комы, 1 стакан 9 процентлы уксус салып, банкаларга тутырабыз һәм каплап куябыз. Бик тәмле була, - ди хуҗабикә.

Булган запасларын ул өйдәге базда саклый икән. Андагы банканың исәбен дә белми. “Былтыргылар да бар әле бугай”, - ди Сания апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев