Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Врачлар эшкә кайта

Август аенда Чирмешән район үзәк больницасына яңа белгеч - психиатр Лилия Фәсхетдинова эшкә кайтты. Лилия Фәсхетдинова. Лилия дә "Авыл табибы" федераль программасында катнаша. Бу программа нигезендә югары һөнәри белемле, 35 яшькә кадәрге яшь табибка федераль бюджеттан 1 миллион сум күләмендә компенсация бирелә. Бу акчага әле республика да 100 мең сум...

Август аенда Чирмешән район үзәк больницасына яңа белгеч - психиатр Лилия Фәсхетдинова эшкә кайтты.

Лилия Фәсхетдинова.
Лилия дә "Авыл табибы" федераль программасында катнаша. Бу программа нигезендә югары һөнәри белемле, 35 яшькә кадәрге яшь табибка федераль бюджеттан 1 миллион сум күләмендә компенсация бирелә. Бу акчага әле республика да 100 мең сум өсти. Әмма монда бер шарт бар - табиб авыл җирендә биш ел эшләргә тиеш.
- Мин бит Чирмешән кызы. Монда туып-үстем, мәктәпне тәмамладым. Яшьтән үк врач булып, туган авылыма кайтып эшләргә хыялландым,- ди Лилия Шамил кызы. - 1 миллион сум акча бирмәгән булсалар да, барыбер Чирмешәнгә кайта идем.
Яшь врач 2011нче елны медицина университетын тәмамлаган. Педиатрия факультетында укыса да, университетның соңгы елында психиатрия белән кызыксына башлаган. Интернатураны да шуның буенча узган.
- Больница коллективы мине бик җылы кабул итте, рәхмәт,- ди яшь белгеч.
Лилия үзебезнеке булса, Альмира Гарифуллина Лениногорск шәһәрендә туып үсә. Белгеч бер ел элек шул ук программа нигезендә Чирмешән больницасына эшкә урнаша.
Альмира Гарифуллина.
Альмира Бөгелмә медицина училищесында укыган. Бер ел эшләгәч медицина университетына кергән.
- Әти-әнием Самара өлкәсеннән. Шуңа да элек Чирмешән аша еш узып йөри идем. Монда туганнар да бар. Чирмешән минем өчен ят түгел,- ди врач-эпидемиолог, ни өчен безгә кайтуы турында сорагач.
Хәзер инде ул да "үзебезнеке". Дәүләт биргән субсидиягә яшь врач район үзәгендә ике бүлмәле квартира сатып алган. Чирмешән егете белән гаилә дә корганнар.
Килешү вакыты узганнан соң да, яшь белгечләр Чирмешәндә калырлар дигән өмет бар.
Югарыда телгә алынган программа нигезендә район үзәк больницасына өч елда җиде кеше эшкә урнашкан.
- Врачларга ихтыяҗ тагын бар,- ди больницаның баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Бүген безгә акушер-гинеколог, эндокринолог, терапевт, рентгенолог, травматолог кирәк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авылга – яшь кадрлар