Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәләтләрен ачарга ярдәм итик

Күп кешедә инвалидлар кемнәр һәм алар нинди хокуклардан файдалана ала, дигән сорау туа. Инвалидлар асылда шул ук кешеләр, ләкин аларга тормышта башкачарак шартлар таләп ителә. Алар да гаилә коруга, эшләүгә, белем алуга, дәвалануга, ә иң мөһиме безнең чиксез зур дөньябызда тулы канлы яшәргә хокуклы. Хәзерге заманда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең...

Күп кешедә инвалидлар кемнәр һәм алар нинди хокуклардан файдалана ала, дигән сорау туа. Инвалидлар асылда шул ук кешеләр, ләкин аларга тормышта башкачарак шартлар таләп ителә.

Алар да гаилә коруга, эшләүгә, белем алуга, дәвалануга, ә иң мөһиме безнең чиксез зур дөньябызда тулы канлы яшәргә хокуклы. Хәзерге заманда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш хәле сизелерлек яхшырды, тернәкләндерү үзәкләрен төзүгә акчалар бүлеп бирелә, пособиеләр түләнә, ташламалар билгеләнә, "Каршылыксыз мохит" программасы гамәлгә кертелә. Шулай да әлеге кешеләрне рухи яктан үстерү, мораль ярдәм күрсәтү төп проблема булып кала. Аларның үз эчләренә бикләнүенә юл куймаска кирәк. Инвалид булу тормышның барлык шатлыкларыннан баш тарту дигән сүз түгел. Кешенең рухы, яшәүгә омтылышы һәм ихтыяры нык булырга тиеш.
Һәрберебезнең дә үз мөмкинлекләре һәм сәләтләре бар. Ә инде кеше кайсы да булса мөмкинлектән мәхрүм икән, аңарда һичшиксез башка төрле сәләт ачылачак. Безнең районда мөмкинлекләре чикле якташлар арасында үз эшләрен ачып җибәрүчеләр аз түгел. Бу - Илһам Кадермиев, Ландыш Фәсхетдинова, Азат Хисамов, Рифгать Талипов һәм башкалар. Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов белән дә без хаклы рәвештә горурланабыз. Ул мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында армспорт буенча Бөтенроссия һәм дөнья беренчелекләрендә күп тапкыр җиңеп чыккан шәхес.
Әлеге исемлекне дәвам итеп булыр иде. Инвалидлар җәмгыятебезнең тулы хаклы әгъзалары һәм аңа һичшиксез файда китерә алалар. Бары тик үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруда аларга ярдәм итү сорала.
Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән Чирмешәндә дә инвалидлар оешмасы төзелде. Аның төп бурычлары - инвалидларга башка гражданнар белән тигез мөмкинлекләр тудыру, аларга иҗтимагый структураларда интеграцияләнүдә ярдәм күрсәтү, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү. Әлеге бурычларны тормышка ашыруда без оешмалар һәм предприятиеләр, битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә өметләнәбез.
Илназ ГАЗЫЙМОВ,
инвалидларның район җәмгыяте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан