Маммография узган 1149 чирмешәнленең сигезендә яман шештән шикләнгәннәр
2025 елда районда 6845 кеше - диспансерлаштыру, тагын 788 кеше профилактик тикшерү узган. Яңа ачыкланган авырулары булган 461 кеше беренче тапкыр диспансер күзәтүенә алынган.
1149 хатын-кызга маммография ясаган, шуларның сигезендә табиблар яман шеш барлыгында шикләнгәннәр. Тизәктән яшерен канга анализны 3430 кеше тапшырган, 291 очракта патология ачыкланган. Ир-атлар шулай ук җаваплылык күрсәткән: 410 кеше ПСА-маркерга кан тапшырган, 29ында тайпылышлар табылган.
- Бу тикшерүләр статистика өчен үткәрелми. Рак, йөрәк ишемиясе авыруы, гипертония, шикәр чире башлангыч стадияләрдә еш кына үзләрен берничек тә сиздермиләр. Симптомнар барлыкка килгәнне көтү - кадерле вакытны әрәм итү дигән сүз, - дип искә төшерә диспансерлаштыру өчен җаваплы медицина хезмәткәре Резеда Галиева. - Диспансеризация узу өчен район халкына медицина профилактикасы кабинетына яки 1.1 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Озак һәм актив тормыш” милли проекты безгә сәламәтлекне контрольдә тоту өчен мөмкинлек бирә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең якынча 70 процентында йогышлы булмаган авырулар үсеше куркынычының бер генә булса да факторы бар. Аны вакытында ачыклау – авыруны булдырмау өчен беренче адым ясау дигән сүз.
Диспансеризациягә җаваплы карагыз. Үзегез һәм якыннарыгыз өчен вакыт табыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев