Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб киңәш итә: Иң хәерлесе – спиртлы эчемлекләр кулланмау

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиядә алкоголь куллануны профилактикалау атнасы уза. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, алкоголь куллану нәтиҗәсендә ел саен 3,3 миллион кеше үлә. Күз алдына гына китерегез әле, ел саен бер шәһәр юкка чыга дияргә мөмкин, һәм моның сәбәбе – спиртлы эчемлек.

-2023 елның сигез аенда районда ике якташыбыз алкоголь белән агуланды, кызганыч, икесе дә якты дөнья белән хушлашты, - диде район үзәк больницасы медицина профилактикасы табибы Зилә Минеголова. - Алкоголь 200дән артык чиргә: гипертония, инфаркт, гастрит, анемия, психик тайпылышлар, рак, ВИЧ, СПИД, венерик һәм күп кенә йогышлы авыруларга сәбәпче.

Яңа ел - алкоголь куллану сәбәпле сәламәтлек белән бәйле проблемалар саны арту буенча рекордлы бәйрәм. Бәйрәм каникулларының дәвамлылыгы белән дә хәл кискенләшә.

Спиртлы эчемлекләр куллану халыкның барлык социаль катламнарына һәм яшь төркемнәренә кагыла. Моннан тыш, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында билгеле брендларны күчереп алган сыйфатсыз алкоголь продукциясе белән агулану куркынычы арта. Алар иң көчле агу – метил спирты нигезендә ясала.

-Алкоголь белән агулану көчле интоксикация бирә һәм медицина ярдәме таләп итә, еш кына үлем белән тәмамлана. Күпчелек кеше кәеф өчен берничә рюмка гына эчү сәламәтлеккә зыянлы түгел дип саный. Еш кына алкогольне “ял итү”, үзләрендә җиңеллек хис итү өчен кулланалар, - диде Зилә Мисбах кызы. - Кешедә спиртлы эчемлекләр үзенчәлекле стимулятор булып тора дип ялгышалар да. Ә чынлыкта - киресенчә.

Кеше нерв системасы эше балансланган ике процесска нигезләнә: ярсу һәм рефлексларның тоткарлануы. Алкоголь - табигый агу, ул тоткарлану (тормозлану)  процессына тәэсир итә. Кандагы алкогольнең бик аз концентрациясенең дә баш мие кабыгына тәэсире бик зур. Нәтиҗәдә, кеше үзенең эшен адекват бәяли алмый һәм аек вакытта батырчылык итмәгән гамәлләрне дә кыла.

-Алкоголь тәэсирендә нерв күзәнәкләрендә таркалу процессы бара, ә аларны торгызып булмый. Алкоголь организмның барлык системаларына: нерв, кан, ашкайнатуга тискәре тәэсир итә, - дип искә төшерде табиб. – Спиртлы эчемлекне даими куллану организмның авыруларга каршы торучанлыгын киметә, кеше психикасына йогынты ясый, кан басымын күтәрә, кан тамырларына һәм йөрәккә тискәре йогынты ясый. Шуны истә тоту мөһим: алкогольнең зарарсыз һәм куркынычсыз дозасы юк! Иң яхшы профилактика - бөтенләй эчмәү!

фото: Марат Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев