Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләргә грипптан саклану өчен вакцинация ясатырга киңәш итәләр

Быел районда 10625 кешегә, ягъни халыкның 60 процентына гриппка каршы вакцинация ясарга ниятлиләр.

Бу төркемдә 1770 бала һәм 8855 кеше – олылар. Соңгыларыннан медицина һәм мәгариф өлкәләре хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хәрби хезмәткә алынучы егетләр, йөкле хатыннар, хроник авырулы кешеләр, коммуналь, транспорт, гомумтуклану, сәүдә, социаль, хезмәт күрсәтү тармакларында эшләүчеләр, полиция хезмәткәрләре беренче чиратта вакцинацияләнә.

-Прививка ясатканнан соң, гриппка каршы иммунитет 2-3 атна дәвамында формалаша. Шуңа күрә җәй азагы, көз башы - вакцинация ясату өчен иң кулай вакыт, болай эшләгәндә эпидемия чоры башланганчы, кеше организмында иммунитет барлыкка килеп өлгерә, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – 1030 данә исәбеннән беренче партия вакцина бу атнада кайтырга тиеш.

Гомумән, гриппка каршы вакцинация, 6 айлык сабыйлардан алып, һәркемгә каралган. Моннан тыш сабын белән кулларны юу, авыру кешеләр белән аралашмау, бүлмәләрне җилләтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кебек гади кагыйдәләрне дә онытмау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев