Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Чирмешән табибы көзге чорда сезонлы авырулардан саклану киңәшләрен бирде

Көз – салкын тию, грипп, ОРВИ кебек сезонлы авыруларның көчәйгән вакыты. Шушы чорда сәламәтлекне ничек сакларга, авыруларга ничек бирешмәскә соң? Бу хакта район үзәк больницасының гомуми практика табибы Юлия Варкичева белән сөйләштек.

–Сезонлы авыруларны дәвалаганчы, аларны булдырмавың хәерле. Бу эшне ел дәвамында башкару зарур. Организмны чыныктыру өчен физик күнегүләр ясарга, саф һавада йөрергә, витаминнар кулланырга кирәк. Бу кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, – ди Юлия Ильинична.

–Сезонлы вируслы чирләр котырган чорга керәбез. Хәзер ничек сакланырга киңәш итәрсез?

–Беренче чиратта, авыручылар белән аралашмаска кирәк. Әлбәттә, витаминнар куллануны арттыру зарур. Әйтик, С витаминын эчәргә киңәш итәм. Шулай ук әлеге витаминга бай ризыкларны ашау да файдалы.

Табиблар әйтүенчә, гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр булса, район үзәк больницасына мөрәҗәгать итә алалар, вакциналар җитәрлек.

Шулай ук, урамга чыкканда сезонына, һава шартларына карап киенү, өшүдән һәм үтәли җилдән саклану турында да онытмагыз. Сәламәтлегебезне саклыйк!

Саклану дигәннән, инде соңгы елларда ятлап ук бетерелгән гади генә кагыйдәләрне дә онытмагыз: гигиена кагыйдәләрен үтәү (кулларны сабынлап юу, өстәлләрне һәм башка җиһазларны дезинфекцияләү, бүлмәләрне җилләтү), чиргә каршы вакцина ясату мөһим.

Фото: Илсөяр Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев