Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән табибы көзге чирләрдән ничек сакланырга кирәклеген аңлатты

Табиб киңәше: көз көне сәламәтлекне ничек сакларга

Көз - салкын тию, депрессия, хроник авыруларның көчәю вакыты. Һава торышы үзгәрә: салкынайта, көн кыскара, яңгырлар, дымлылык. Мондый шартлар вируслар өчен яхшы, ә кешеләр өчен начар.

— Сезонлы авыруларның төп сәбәпләренең берсе - иммунитетның түбән булуы. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңне ел әйләнәсендә кайгырту зарур: витаминнар, файдалы ризыклар ашарга, дөрес ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, - ди район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Рафис Гафуров. - Пандемия башлангач, сулыш юллары инфекцияләрен кисәтүнең мөһимлеген бөтен дөнья сизде. Covid-19 сәламәтлекне саклау ысулларына яңача карарга этәрде. Белгечләр сүзләренчә, коронавирус инфекциясе белән бер рәттә көзен һәм язын грипп һәм сулыш юллары авырулары - ОРВИ тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сезонлы авырулар кайвакыт ковидка караганда да авыррак узарга мөмкин. Инфекциядән һәм өзлегүләрдән грипп һәм ОРВИ профилактикасы ярдәм итә.

Белгечләр сүзләренчә, грипп, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалау — авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән бердәм чаралар комплексы.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прививкалар ясатырга киңәш итә, бу аеруча олы яшьтәге кешеләргә кагыла. Гриппка каршы иммунитет формалашу өчен организмга 3-5 атна вакыт кирәк. Прививканы сентябрь-октябрь айларында ясатырга киңәш ителә.

- Моннан тыш, эпидемияләр вируслар, аерым алганда, кискен сулыш синдромы (SARS-CoV) китереп чыгаручы коронавирус яки кыш айларында актив булган атипик пневмония (SARS-CoV - 2) китереп чыгаручы вируслар ярдәмендә барлыкка килә, - дип билгеләп үтте Рафис Рәшит улы. - Яңа коронавирус инфекциясен кисәтүнең тагын бер нәтиҗәле чарасы - РФ территориясендә теркәлгән вакциналар ясату. Грипп һәм яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен кирәкле барлык вакциналар районның дәвалау учреждениеләрендә бар һәм һәр кеше йогышлы авырулардан прививка ясатырга мөмкин. Коронавирустан вакцинаны борынга да салып була.

Табиблар грипп һәм ОРВИ сезонында ныграк сакланырга өнди. Бу вакытта җәмәгать урыннарына бармаска тырышырга, кеше белән аралашканда, аңа якын килмәскә кирәк. Медицина битлекләре кию, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар кию зарур. Гигиенаны сакларга, кулларны сабын белән 20-30 секунд дәвамында юарга. Пычрак куллар белән биткә кагылмаска тырышу мөһим. Кибеттән алып кайткан азык-төлек пакетларын дезинфекцияләргә, торак урыннарын ешрак җилләтү сорала. Бүлмәләрне җыештырганда дезинфекторлар кулланырга, потенциаль куркыныч өслекләрне (ишек тоткычлары, краннар, сүндергечләр) еш эшкәртү шарт.

- Иммунитетка ярдәм итәргә кирәк. Рационга суган, сарымсак, урман җиләкләре, имбир тамыры кушыгыз. Тәүлегенә ким дигәндә 7 сәгать йокларга тырышыгыз, иммун статусын күтәрү өчен витаминнар алыгыз. Инфекцияләрне кисәтү өчен даруханәдән препаратларны алдан ук сатып алыгыз, - дип киңәш итте эпидемиолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев