Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Чирмешән районында узган бер атнада 13 кешегә “коронавирус” диагнозы куелган

Быел районда 401 кешегә “коронавирус” диагнозы куелган, соңгы атнада гына да әлеге авыруны 13 кеше йоктырган. Авыручылар саны арта бара.

Республикада тәүлек саен 500гә якын кеше коронавирус йоктыра. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2003 кеше вафат булган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу чирләү очракларының артуы белән бәйле.

-Күргәнебезчә, коронавирус белән бәйле вәзгыять гади түгел, димәк, һәркем вакцинациянең кирәк булуын аңларга тиеш, - диде район хзәк больницасы  баш табибы Лилия Мортазина. – Безгә барлыгы 16640 комплекты вакцина кайтты. Аларны ясатудан үзләрен бик авыр кичерүчеләр ачыкланмады. Медицина хезмәткәрләре, укол килешмәүчеләрдән кала, барлык чирмешәнлеләргә дә прививка ясатырга киңәш итә. Моның өчен җитәрлек күләмдә вакцина бар.

Бүгенгесе көнгә районда 12763 кеше коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясаткан, шуларның 11259сы ревакцинация узган, шул исәптән 40 бала да.

Моннан тыш, быел грипп эпидемиясе көчәюе көтелә, чөнки 2020 һәм 2021 елларда кешеләр арасында элемтәләр пандемия һәм локдауннар аркасында чикләнде, диләр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев