Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында 611 кеше шикәр чиреннән интегә

Район үзәк больницасында 611 кеше шикәр диабеты диагнозы белән исәптә тора. Арның 210сы хезмәт яшендәге якташларыбыз, 26сында бу авыру әле быел гына ачыкланган.

- Ел башыннан шундый диагноз белән 60 кеше исәпкә куелды. Шул ук вакытта, шикәр диабетлы 18 кеше вафат булды, аларның өчесе хезмәт яшендәге якташыбыз, – диде район үзәк больницасының медицина профилактикасы табибы Зилә Минеголова. – Диабет нәселдән килә торган авыру. Бу авырудан аеруча симез кешеләр интегә.

Шикәр диабеты – халыкны  инвалидлыкка китерә торган өч авыруның берсе. Шулай ук бу өчлеккә атеросклероз һәм рак керә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, диабет 2030 елга үлем сәбәпләре арасында җиденче урында торачак.

Диабет – җитди хроник авыру, ул ашказаны асты бизенең җитәрлек күләмдә инсулин җитештерүе бозылу нәтиҗәсендә яки организмның үзе җитештергән инсулинны куллана алмавы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Инсулин – кандагы шикәр яки глюкозаны көйләүче гормон.

Диабетның ике төре бар. Аларда организмда инсулин җитешсезлеге күзәтелә. Беренче төр шикәр диабеты (инсулинга бәйле) ешрак балалар һәм яшүсмерләр арасында була, әмма авыру башка яшьтә дә үсеш алырга мөмкин. Бу чир организмның иммун системасы тарафыннан инсулин җитештерүче ашказаны асты бизенең күзәнәкләре җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Икенче төре (инсулинга бәйле булмаган) беренче төр шикәр диабетыннан дүрт тапкыр ешрак очрый һәм, кагыйдә буларак, бу төр диабет 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә ачыклана. Бу очракта организмда инсулин югары күләмдә барлыкка килә, ләкин организм тукымаларындагы күзәнәкләрнең аңа сизгерлеге бозылу сәбәпле тиешле йогынты ясамый. Тәмәке тартучылар икенче типтагы диабетка 50 процент күбрәк бирешә.

Диабетның гомуми билгеләре: төнге сәгатьләрдә сусау һәм бәвелнең артуы; тире катламының коруы; даими ашыйсы килү, сәбәпсез тән авырлыгы кимү; аяк мускуллары көзән җыеру, аяклар ою һәм йокысызлык; күрү сәләте бозылу; тире һәм лайлалы җенси органнар кычыту; хроник ару; яраларның начар төзәлүе; сидек юллары инфекциясе кабатлану.

Бу авыруга шик булганда, табиб пациентны кандагы һәм бәвелдәге шикәр дәрәҗәсен билгеләүче анализлар тапшырырга җибәрә.

Симерү, артык авырлык, физик активлык җитмәү, начар гадәтләр, дөрес тукланмау диабет үсешенә тискәре йогынты ясый. Бу чир 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында нык арта.

- Икенче типтагы диабетны профилактикалу өчен сәламәт яшәү рәвешен саклау иң эффектив чара. Аның катлаулануын кисәтү өчен оптималь тән авырлыгын саклагыз. Көндәлек физик күнегүләр, дөрес туклану шикәр диабеты куркынычын киметә. Тәмәке тартудан тыелырга, ай саен кан глюкозасы дәрәҗәсен контрольдә тотарга, табиб күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, – диде Зилә Мисбах кызы. – Атнага биш тапкыр 30ар минут физик күнегүләр, плюс сәламәт диета диабет куркынычын 58 процентка киметергә мөмкин. Авыруның беренче билгеләре булуга ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев