Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр, талпаннан сакланыгыз

“Бер көнне киемнәрдән җиде талпан алдым. Әле бит урманга кермәдем, ачык урында гына йөрдем”, - диде бер танышым.

Тереклек итү өчен талпанга 1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Алар май уртасыннан  үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының "пик" ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә. Шуңа да әлегә район үзәк больницасына талпаннан зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр юк. Шулай да тынычланырга ярамый, табигатькә чыкканда саклану чараларын күрергә кирәк, диләр табиблар.

Талпаннар, аларны әле тагын “урман бете” дип тә йөртәләр, урманда гына яши дип уйлау дөрес түгел. Әлеге бөҗәкләрне болыннарда, хәтта бакча участокларында да күрергә мөмкин.

Талпаннар инфекцияле чирләрне күчереп йөртәләр. Мәсәлән, әлеге паразит тешләүдән кешенең талпан энцефалиты, боррелиоз белән авыру ихтималы бар. Безнең район талпан энцефалиты зур куркыныч тудыручы территория булып санала. 

Талпан бореллиозын паразит тешләвеннән зыян күргән хайваннардан да эләктерергә мөмкин.
-Бу авыруны  урман бетеннән авыру йоктырган хайваннарның сөтен эчеп тә эләктерергә мөмкин, - ди район үзәк больницасының врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаева  - Кагыйдә буларак, энцефалит кеше талпанны тартып чыгарырга маташканда йога. Талпанның башы өзелә һәм инфекция күчә.
Инфекциянең инкубацион дип аталган вакыты җидедән утыз көнгә кадәр барырга мөмкин. Талпан энцефалиты еш кына температураның 39-40 градуска күтәрелүе һәм туңып калтыраудан башлана. Табиблар сүзләренә караганда, авыруның симптомнары: хәлсезлек, укшыту, баш авырту, күз hәм маңгай тирәсендә авыр­ту, яктылыктан курку, эпилепсия өянәге, хәтер югалу, иң авыр очракта - кома.

Талпан үз корбаннарын куе үлән арасында, яфракларда сагалап тора. Шуның өчен табигатькә чыкканда җиңнәре томалана торган күлмәк кияргә, чалбар балакларын оекбаш, итек балтырына тыгып куярга, башка яулык бәйләргә кирәк, дип киңәш итәләр белгечләр.

Урман бете тешләгән очракта, кичекмәстән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев