Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр эсселекне ничек кичерә?

Бу көннәрдә һава температурасы 30 градустан да югары күтәрелде. Ә кояшта тагын да кызуырак. Райондашлар эсселекне ничек кичерә, аны җиңеләйтүнең нинди алымнарын кулланалар?

Эльмира Шәрифуллина (Лашман авылы): – Көн үзәгендә урамга чыкмаска тырышам, сусауны басар өчен күбрәк су, морс эчәм, көнгә берничә тапкыр бакчадагы душта юынам. Түбән Кәминкә буасына да баргалыйбыз, анда коенып, “шарлавыгында” тәнне суытып кайттык.

Наташа Яландаева (Чирмешән): – Миңа җәйның эссе булуы ошый, тик өй кызгач, төннәрен йокларга гына уңайсыз. Шул көннәрдә кондиционер урнаштырырга ниятләп торабыз. Иртә һәм кич мунчада җылы су белән юынабыз, тәнгә рәхәт булып китә. Эссе вакытта мин күбрәк җылы яки кайнар чәй эчәм, лимон белән дә, баллап та. Чәй эчүгә тирләтә, ә бераздан рәхәт булып китә. Суны да җылыны эчәргә тырышам. Күбрәк итле ашлар әзерлим, кузгалак (щавель) ашын да яратабыз, окрошка да ясыйм.

Фәнис Шәфыйков (Кара Чишмә): – Әле санаторийда булып кайттым, анда кызу артык сизелмәде. Бервакытта да башка кимичә кояшка чыкмыйм, күбрәк су эчәм, салкын квас та сусауны баса, тәнне суыта, көнгә берничә тапкыр салкынча душ керәм. Артык кирәкмәсә, кояш нык кыздырган вакытта урамга чыкмыйм.

Айгөл Кәримова (Чирмешән): – Көндез кызу булса да, тәрәзәләр ачык торгач, төннәрен суыта әле, шуңа өйләр, фатирлар артык кызмый, шунысы яхшы. Ә менә эштә кызу инде. Өйдә күбрәк салкынча су белән юынам, туңдырма ашагач та рәхәт булып китә.

Галина Хазбулатова (Чирмешән): - Кызу көннәрне яратам, эссене җиңел кичерәм. Кояшта җылытып, көнгә берничә тапкыр су белән коенабыз, кич белән елга буенда утырабыз. Кызуда суны күп эчәбез, туңдырма да яратабыз. Җәен җиләкҗимеш күп ашала, яшелчәдән салат, окрошка ясыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев