Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә зур вакыйга булды - “Шифа” медицина үзәге ачылды

Ул “Чулпан” сәүдә  йортының икенче  катында хезмәт  күрсәтә  башлады. Биредә хезмәт күрсәтү түләүле.

Яңа үзәк “Ситилаб” клиник лабораторияләр челтәренең  партнеры да. Монда 1900ләп  төрле анализ алырга  була ди. Зур  булмаган  кабинетларны  заманча стильдә  үзгәртеп  корганнар һәм  югары технологияле   җиһазлар урнаштырганнар.

Әлегә  үзәк һәр  көнне иртәнге 7дән 13.30 сәгатькә кадәр  эшли. Бүген  анализ  бирсәң,  аны курьер аша Казанга озатып, анализлар – тикшеренү нәтиҗәләрен икенче көнне кесә  телефонына, анализ заказы шәхси номеры белән SMS-хәбәр җибәрәләр. Нәтиҗәләрне үзәккә килеп тә белеп булачак.

-Киләчәктә үзәк зураер, хезмәт күрсәтү  төрләре  артыр  дип  планлыйбыз. Әле тагын  яңа җиһазлар кайтачак. Казаннан врачлар да  чакыртырга  уйлыйбыз. Бинага  керү юлында пандуслар ясарга булдык, - ди “Шифа” үзәге  җитәкчесе  Рамил  Ибраһимов. - Хезмәт  күрсәтүгә  рөхсәт кәгазе – лицензия алынды.

“Шифа” үзәгенең  телефон номерлары: 8-919-692-56-56; (884396) – 2-56-56.

-Бу үзәк  күптән  кирәк  иде, - ди  район  башкарма комитеты  җитәкчесе  урынбасары Рәмзия Долгополова.  - Ул һич тә  больницага көндәш булмас,  барысына да  эш җитә.  Чирмешәнлеләр  кайларга гына барып  анализ  бирми, мәшәкать  бит ул. Хәерле  сәгатьтә, эшегез дәвамлы, уңышлы  булсын!

“Шифа”да бүген 6 кешегә эш  урыны  табылган, монысы да  яхшы.

Яңа медицина үзәге  Сезне көтә!

Ярамаска мөмкин. Белгеч  киңәше кирәк.

Автор фотосы

(реклама хокукында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев