Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында коронавирустан бер кеше үлгән

Пандемия башланганнан алып районда коронавирус белән 9 кеше зарарланган, кызганыч, шуларның берсе вафат булган.

Бүгенге көндә бер авыру медицина күзәтүендә. 1124 кеше мазок тапшырып тикшерелгән.

-Кискен тын юллары инфекциясе һәм пневмония белән  авыручыларны, шулай ук коронавирус инфекциясенә шикле кешеләрне медицина ярдәме күрсәтү өчен Әлмәт район үзәк больницасына җибәрәбез, - ди район үзәк больницасы баш врачы Лилия Мортазина. - Бу дәвалау оешмасына  86 авыруны озаттык, шуларның 12сенең гомере өзелде.

Үткән ел белән чагыштырганда, районда кискен тын юллары инфекциясе йоктыручылар саны кимегән. Бүгенге көнгә 294 кешегә шундый диагноз куелган, үткән елның бу чорында андыйлар 673 булган. Ә менә пневмония белән авыручылар нык арткан. Быел шундый 342 очрак теркәлгән (былтыр бу вакытка  – 91).

Районда гриппка каршы 3590 доза вакцина ясалган.

COVID -19 инфекциясен кисәтү өчен врачлар гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә. Авырулардан куркынычсыз ераклыкта торырга, күз, авыз һәм борыннарга тотынмаска, медицина битлегеннән йөрергә кирәк. Үзегезне начар хис иткәндә өйдә калыгыз, тән температурасы күтәрелгәндә, ютәл булганда, тын алу авырлашканда медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев