Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән инженеры автомобильне велосипедка алмаштырган

Гомеренең күп вакытын дүрт тәгәрмәч өстендә уздырган чирмешәнле, якташларыбызга оста инженер буларак билгеле Фәрит Хисамовның автомобиле гараждан сирәк чыга.

-Хәзер машинамны, авылдан читкә чыкканда яки кибеттән авыррак әйберләр алып кайтырга кирәк булганда гына кабызам, - диде велосипед белән очраган 69 яшьлек Фәрит абый. – Соңгы вакытларда велосипедка утырмыйча калган көнем юк. Әле оныклар кунакка кайттылар, аларны да үзем белән алып чыгып китәм. Бер көнне хәтта 10 километр (!) йөреп кайттык.

Ул инде биш еллап шулай велосипед “җигә”. Әлегә кадәр аның гадиерәгендә йөрсә, быел тиз йөрешлене (скоростной) сатып алган.

-Мондые тауга менгәндә җайлы, - ди әңгәмәдәшем. – Арзан булмаса да, алдым әле, даруга күпме акча тотабыз бит.

Якташыбыз яңа техника белән көнгә берничә тапкыр мәчеткә намазга бара, башка йомышларга да машина кабызып тормый. Аларның өйләрендә велотренажер да бар, ул аны иске велосипедтан үзе ясап куйган.

-80 нче елларда алган велотренажер бар иде, ул күп еллар чормада ятты. Соңрак аны өйгә көйләп куйдым, - ди Фәрит Хәммәтзакир улы. – Кияү авырып киткәч, анысын аңа бирдем һәм үземә башканы ясадым. Кыш көннәрендә өйдә генә “җилдерәм”.

Фәрит абый җәяү дә йөрергә тырыша, хәрәкәттә - бәрәкәт дип яши. Иртәсе гимнастикадан башлана.

-Мин уянгач, урыннан торганчы, буыннарны яздырам, тәннәр кызышып, уянып китә. Вакытыңны кызганырга түгел, моңа биш-ун минут вакыт җитә, - ди якташыбыз. – Намаздагы хәрәкәтләр дә мускулларны уятып җибәрә, пресс та ясый башладым әле, ул мускулларны ныгыта. Йортта, бакчада эшләү гимнастика була алмый, эшләп арыган буыннарны зарядка белән яздырырга кирәк. Билләре, аяклары авыртып, йөри алмаслык хәлгә килгән танышларым бар иде, гимнастика ясап, җәяүләп һәм велосипедта йөреп, җайланып киттеләр. Шулай, минем кебек, олы яшьтә велосипедка утырган танышларым байтак.

Якташыбызның велосипедта йөрү өчен үз маршруты төзелгән, ул автомобильләр азрак йөри торган, тынычрак урамнарны, тыкрыкларны сайлый.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X