Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Биш чирмешәнледә яман шеш табылган

Узган елны диспансерлаштыру узган 2928 райондашыбызның бишесендә яман шеш беленгән.

Быел диспансерлаштыруда булган  730 райондашыбызның икесендә яман шешкә шик бар.

2013 елдан бирле, 21 яшьтән башлап барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3 кә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә.

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, быел профилактик медицина каравын 2916 кеше узарга, шул исәптән 1209 хатын - кыз маммографта тикшерелергә тиеш. Маммографны былтыр узган 1215 хатын-кызның 265сендә төрле патологик тайпылышлар ачыкланган.

-Диспансерлаштыру үтү өчен райондашларыбыз иң беренче чиратта үзләренең участок табибына яки 1 нче кабинетка мөрәҗәгать итсен иде, - ди район үзәк больницасының диспансерлаштыру буенча шәфкать туташы Ризеда Галиева. - Регуляр рәвештә болай тикшеренү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк - кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабетын һәм башкаларны булдырмый калу яки беренчел стадиясендә, авыртуның башлангыч вакытында ачыклап тиешле дәвалау билгеләү өчен бик мөһим. Шуңа да якташларыбызны моңа җаваплы карап, диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырабыз.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев