Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Юлларыбыз чиста, йөртүчеләр аек булсын

Транспорт белән идарә итүчеләргә медицина белешмәсе биргәндә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланучылар да "чиста" белешмә ала икән. Шунлыктан, аек булмаган машина йөртүчеләр гаебе белән юл һәлакәтләре еш була. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар да күп. Районда, мәсәлән, 10 айда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 2494 очрагы теркәлгән,...

Транспорт белән идарә итүчеләргә медицина белешмәсе биргәндә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланучылар да "чиста" белешмә ала икән.


Шунлыктан, аек булмаган машина йөртүчеләр гаебе белән юл һәлакәтләре еш була. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар да күп. Районда, мәсәлән, 10 айда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 2494 очрагы теркәлгән, шуның 89ы аек булмаган машина йөртүчеләр гаебе белән.

ТР Министрлар Кабинетында, кышкы чорда юлларда хәрәкәтне тәэмин итүгә кагылышлы видеоконференциядә болар хакында да әйтелде.

Безнең район үзәгендә кышкы чорда юлларны карап тору турында мәгълүмат бирелмәгәнлектән, аны туры элемтә аша тапшырырга туры килде. Бу исемлектә, бездән кала, Аксубай һәм Теләче районнары да бар иде.

Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда урам юлларының озынлыгы 60 километрдан күбрәк, шуның 43 километрына асфальт түшәлгән. Бу юлларны ноябрь-декабрь айларында кар-боздан "Татнефтедор" җәмгыятенең Чирмешән автомобиль юллары идарәсе чистарта. Алар белән килешү төзелгән.

Идарәнең 8 берәмлек техникасы юллар чистарту белән мәшгуль, кышкы сезонга 600 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләгәннәр, аның инде 80 тоннасы кулланылган да.

2013 елның беренче кварталында урам юлларын карап, чистартып тотуга торги (790420 сумга) игълан ителгән.

Юлларны чистартуны ниндидер билгесез идарәгә ышандырып тапшырырга ярамый. Кайвакыт торгиларда хәтта махсус техникасы да булмаган подрядчының отуы гаҗәпләндерә. Илдә андый очраклар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Транспорт белән идарә итүчеләргә