Печән бик кыйммәт булса да, чирмешәнлеләр мал санын киметмәскә уйлый
Быел мал асраучыларга җиңел түгел. Яңгырлар булмагач, үлән дә күтәрелә алмый, һава торышы болай торса, мул бөртеккә дә өмет аз. Шәхси хуҗалыкларда хәлләр ничек, мал азыгы әзерли алдылармы икән? Райондашларыбыздан шул хакта сораштык.
Азат Могыйнов (Түбән Кәминкә): – Малны итлеккә генә асрыйбыз, бик күп булмаса да, азык кирәк. Быел чалгылар ял итә, беренче яңгыр 3 июльдә генә яуды, шунлыктан печәнгә үлән юк. Башка елларда бакчадагы үләнне ике тапкыр чабып, үзебезгә җитәрлек печән әзерли идек, быел былтыргының өчтән бере кадәр генә. Ярый әле былтыргы запаслар бар, бер-ике төргәк печән сатып алмыйча булмас. Фуражны яздан юньрәк бәягә алып калган идек, ул яктан җан тыныч. Мал симертергә кабак үстерәбез, быел, белмим, анысы да ничек булыр, әле чәчәк кенә ата башладылар. Яңгыр яумаса, мал асрау да кыен шул.
Зөлфирә Сафина (Иске Кади): – Үзләренең җирләре булган кешеләргә мал азыгы әзерләү мәшәкате азрак, кайдан алырга, кайдан чабарга, дип баш ватмый. Үзебез дә җиребезне теркәп, документлаштырып йөрибез. Быел печәнне, бик күп булмаса да, бакчалардан, болыннардан чабып әзерләдек. Үткән елгы запаслар да бар, салам булыр әле. Казлар да асрагач, фуражны җитәрлек алып куйдык. Быел авыр тишелсәләр дә, азык чөгендеренә, кабакка өметләнәбез. Малларыбыз бик күп түгел, ничек булса да чыгышырга уйлыйбыз.
Сергей Бочкарев (Чирмешән): – Быел мал асраучыларга авыррак шул, азык бик кыйммәт, сөтнең сатып алу бәясе төште. 12 баш мөгезле эре терлегебез бар, көтү чыгарырга да урын юк, түләү бик кыйммәткә чыга. Маллар гел йортта булгач, былтыргы запаслар да калмады. Бу кадәр терлеккә 50–60 төргәк печән кирәк, быелгы бәяләрдән сатып алсаң, файдасы бөтенләй калмый. Ихтыяҗ зур булгач, печән бәясен шактый күтәрделәр бит быел. Бәлки дәүләттән ярдәм күрербез. Ничек тә баш санын киметмисе иде.
Ислам Сәүбанов (Туймәт): – Үзебезнең кырлар булса да, быел мактанырлык печән юк. Икенче тапкыр чабарлык үсә алмас үлән. Шулай да, былтыргы запаслар белән җиңдерербез сыман. Бөртеклеләргә соңгы көннәрдә яуган яңгырларның файдасы булмый калмас, шуңа фуражга өмет бар. Көздән малларны симертергә кабак та бик яхшы. Алар да күтәрелеп килә.
Ни кызганыч, райондагы күмәк хуҗалыкларда, фермерларда да мал азыгы күп түгел: әлегә печән планлаганның 25 проценты кадәр, ягъни 1435 тонна, сенаж 8 процент күләмендә, 2125 тонна гына. Бу мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Анда язылганча, шәхси хуҗалыкларда 5148 тонна печән әзерләнгән.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев