Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Мәктәптә чит кеше йөрергә тиеш түгел

"Экстремизмга - юк!" акциясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә. -Бу мәсьәләгә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аеруча зур игътибар бирелергә тиеш,- ди район мәгариф бүлегенең баш белгече Габделбәр Мифтахов.-Сентябрьнең беренче көннәрендә мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" исеме астында бердәм дәрес узды. Участок инспекторлары да һәр мәктәптә диярлек балаларга әлеге тема...

"Экстремизмга - юк!" акциясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.

-Бу мәсьәләгә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында аеруча зур игътибар бирелергә тиеш,- ди район мәгариф бүлегенең баш белгече Габделбәр Мифтахов.-Сентябрьнең беренче көннәрендә мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" исеме астында бердәм дәрес узды. Участок инспекторлары да һәр мәктәптә диярлек балаларга әлеге тема буенча лекция укыдылар. Мәктәпләрдә террористик акт куркыныч туган шартларда нәрсә эшләргә тиешлеге буенча өйрәнүләр дә уза.
Бүген барлык белем бирү учреждениеләрендә янгын сигнализациясе урнаштырылган. Ун мәктәптә, дүрт балалар бакчасында видеокүзәтү системасы эшли. Район үзәгендәге мәгариф учреждениеләрендә полиция бүлеге белән тоташтырылган хәвефсезлек сигнализация кнопкалары да бар икән.
Киләсе елларда видеокүзәтү җиһазларын башка мәктәпләрдә дә урнаштыру күздә тотыла. Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, чит кешеләргә мәктәпләргә керү тыела, андыйларның теркәү өчен махсус журналлар ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан