Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Хуҗасыз йортның да документы булырга тиеш

Һәр йортка яки күчемсез милеккә документ кирәк. Элек авыл халкы моңа артык игътибар бирмәде. Үзең төзегән, сатып алган яки әти-әниең йортында яшисең икән, ул синеке инде. Тик хәзер законнар үзгәрде, яшәгән йортыңның синеке булуын раслаучы документлар булырга тиеш. Күчемсез милекне теркәүдә ярдәм итү, аңлату эшләре авыл җирлекләре Советлары, башкарма комитетлары...

Һәр йортка яки күчемсез милеккә документ кирәк. Элек авыл халкы моңа артык игътибар бирмәде. Үзең төзегән, сатып алган яки әти-әниең йортында яшисең икән, ул синеке инде. Тик хәзер законнар үзгәрде, яшәгән йортыңның синеке булуын раслаучы документлар булырга тиеш.

Күчемсез милекне теркәүдә ярдәм итү, аңлату эшләре авыл җирлекләре Советлары, башкарма комитетлары хезмәткәрләренә йөкләнгән. Бер җирлектә дә хуҗасыз, теркәлмәгән йорт булырга тиеш түгел.
Яңа Элмәле авыл җирлегенә керүче Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларында 410 йортта 1288 кеше яши. Яңа Элмәледә 210 торак йортта "төтен чыга", ә 37 йорт буш.
-Бу йортларның 8е нык тузган, кеше яшәрлек түгел. Шуның өчен быел, аларның читтә яшәүче хуҗаларыннан өйләрен сүттерәчәкбез,-ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров.- Ә тагын бишесен теркәргә кирәк булачак. Үткән ел авыл җирлегендәге дүрт тузган торак сүттерелгән иде.
Иске Элмәледәге 11 буш йортның да дүртесе теркәлмәгән, тагын берсе сүтелергә тиеш. Бу йортның варисы яки хуҗасы өйне үзе сүтеп, территорияне тәртипкә китерә.
Авыл җирлеге башлыгы хуҗасыз йортларның варислары белән элемтәдә тора. Яз, җәй айларында алар, күбесе монда кайтып, йорт тирәләрен тәртипкә салалалар, чүп үләннәрен чабалар һәм чистарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X