Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Хатын-кызны ничек айнытырга?

    Белгечләр чаң кага: соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек күзгә күренеп киңрәк тарала. Моннан ун-егерме еллар элек спиртлы эчемлекләрне күбрәк сәүдә өлкәсендә эшләүче, шәһәр җирендә яшәүче урта яшьләрдәге хатын-кызлар кулланса, хәзер бу чир төрле һөнәр ияләренә һәм авылларга да үтеп керде. Шунысы куркыныч, хатын-кыз алкоголизмы көннән-көн яшәрә. Эчүгә сабышкан, алкогольле эчемлекләрне...

    Белгечләр чаң кага: соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек күзгә күренеп киңрәк тарала.


    Моннан ун-егерме еллар элек спиртлы эчемлекләрне күбрәк сәүдә өлкәсендә эшләүче, шәһәр җирендә яшәүче урта яшьләрдәге хатын-кызлар кулланса, хәзер бу чир төрле һөнәр ияләренә һәм авылларга да үтеп керде.

    Шунысы куркыныч, хатын-кыз алкоголизмы көннән-көн яшәрә. Эчүгә сабышкан, алкогольле эчемлекләрне даими кулланучы хатын-кызларның 83 проценты 30 яшькә дә җитмәгән. Ә бит бу чор - хатын-кызларның гаилә корып, балалар үстерү, тормыш итәргә нык нигез салу вакыты.

    Хатын-кызларның эчкечелеккә бирелүенең сәбәбе нидә. Моңа каршы көрәшүнең файдасы бармы? Бүгенге сорашу шул хакта.

    Дания Нуретдинова (Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе): - Кызганычка каршы, безнең авылда да шешә белән "дус" хатыннар, хәтта берничә олы яшьтәге апа да бар.

    Югыйсә күбесенең балалары, кайберсенең оныклары ук үсеп килә. Нинди үрнәк күрсәтә инде бу хатыннар?

    Минемчә, хатын-кыз эчкечегә әверелүен үзе дә сизми кала. Башта "кәефне күтәрү" өчен мәҗлесләрдә генә кабып куя, аннан соң, тәмен белеп алгач, дус-иш белән җыелышулар ешая. Шулай итеп, күбрәк эчкән саен, упкын читенә якынлаша бара. Хатын-кыз эчкечеләрне дәвалауның да файдасы юк дип ишеткәнем бар, ташлап булмый торган нәрсәне башларга да кирәкми, дип саныйм.

    Елена Кәлимуллина (район үзәк больницасы психиатр-наркологы): - Район буенча 20дән артык хатын-кыз эчкече буларак наркологта исәптә тора. Ләкин бу чынбарлыкны тавсирлаучы саннар түгел, безгә бит алкоголь белән агуланган яисә алкоголь неврозы булган очракта гына мөрәҗәгать итәләр. Статистика күрсәткечләре буенча, республикада эчкече хатын-кызлар саны елдан-ел арта бара. Бу бик куркыныч хәл.

    Флера Рәхимҗанова (опека һәм попечительлек буенча баш белгеч): - Әниләре эчү сәбәпле, 2010 һәм 2011 елларда районнан җидешәр баланы ятимнәр йортына озаттык. Быел тагын ике сабыйны өйләреннән аерып алырга туры килде. Шунысы аянычлы, хәзер әниләр генә түгел, әбиләр дә эчә. Чирмешәндә һәм Шешминкада ике гаиләдә әти-әниләр, эчкечелек аркасында, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителделәр.

    Сабыйлар гаилә җылысына тилмермәсеннәр дип, А.З.ның 1 баласына, М.Т.ның 4 баласына әбиләрен опекун итеп рәсмиләштердек. Бераздан әбиләрнең балаларны карамавы, үзләренең дә шешәне "үз итүләре" ачыкланды. Нәтиҗәдә балалар ятимнәр йортына озатылды, моның сабыйлар күңелендә нинди психологик җәрәхәт калдыруын аңлатып та бетереп булмый. Аракының беркайчан да яхшыга илтәсе юк, бу чиргә каршы бөтен дөнья бергәләшеп көрәш ачса гына, нәтиҗәсе булыр кебек.

    Александр атакай Филимонов (Роҗдества Христова чиркәве настоятеле): - Алкоголизм - ул һичшиксез авыру, билгеле инде, рухи авыру. Шуңа да кайбер эчкечеләр гаепне үз өсләреннән ансат төшерәләр, янәсе, чир сорап килми. Ләкин кеше ихтыяр көчен кулланмау, җиңел тормыш эзләве аркасында әлеге яман гадәтне йоктыра бит. Эчкече исә тирә-юньдәгеләрне санга сукмый, Ходайны бар дип белми. Ул үз тормышыма - үзем хуҗа, дип нык ялгыша.

    Эчкече ялгышын аңласа гына аңа медицина ярдәме нәтиҗәле була. Хатын-кызлар исә гөл кебек нечкә һәм саф, яман гадәт аларны бигрәк тә тиз сындыра. Гүзәл затларның эчкечегә әверелүе бигрәк тә куркыныч, "ир кеше эчсә - ярты бәла, хатын-кыз эчсә - тулы бәла" дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: