Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Халыкны аракы кыра

Россиядә бүген 2 миллион кеше алкогольгә бәйлелек белән интегә, ягъни болар-спиртлы эчемлекләрдән башка көн итүне күз алдына да китерәлмәүчеләр. Өлкән яшькә җитмичә дөнья куючыларның 12 проценты - эчкечеләр. Хәзер урамда, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү, хәтта ул хатын-кыз яисә яшүсмер булса да, берәүне дә гаҗәпләндерми. Әлеге афәт үзенә яисә гаиләсенә...

Россиядә бүген 2 миллион кеше алкогольгә бәйлелек белән интегә, ягъни болар-спиртлы эчемлекләрдән башка көн итүне күз алдына да китерәлмәүчеләр. Өлкән яшькә җитмичә дөнья куючыларның 12 проценты - эчкечеләр.


Хәзер урамда, кибет тирәләрендә исерек кеше күрү, хәтта ул хатын-кыз яисә яшүсмер булса да, берәүне дә гаҗәпләндерми. Әлеге афәт үзенә яисә гаиләсенә кагылмаган кеше алкоголизмның күпме кайгы-хәсрәт, фаҗига алып килүе турында уйлап та карамыйдыр. Ә бит эчкечелеккә кагылышлы саннар-мәгълүматлар белән танышсаң, чәчләр үрә торырлык.

Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә ел саен ярты миллион тирәсе кешенең шул афәт аркасында гомере өзелә. Шуларның 30 процентка якыны - хатын-кызлар, ягъни кемнеңдер кызы, әнисе яки хатыны...

Россиядә 30 миллион тирәсе кеше алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш күп куллана. Шуларның 2 миллионы тулаем, бөтен җаны-тәне белән эчүчелеккә бирелгән, андыйларның яшәү мәгънәсе, барлык максат-хыяллары аракыдан гына тора.

Күпме кеше - ни җәмгыятькә, ни гаиләсенә бер тиенлек файда китермичә, зыян салып яшәүче әрәмтамак дигән сүз бит бу. Аларның киләчәккә өметләре дә юк. Сүз илебездәге ике миллион кеше турында бара - бу бит Казаннан да зур бер шәһәр дигән сүз.

Район үзәк больницасында аракыдан үлүчеләр турында аерым статистика алып барылмый икән. Больницаның психиатр-наркологы Елена Кәлимуллина сүзләренә караганда, эчкече, гадәттә, йә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, яисә бавыры, башка органнары зыян күрү сәбәпле үлеп китә. Билгеле инде, диагноз да шуңа бәйле рәвештә куела. Безнең районда алкоголь продукциясе 66 сәүдә ноктасында сатыла. Аракы эчү буенча Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән калышсак та (агымдагы елның 10 аенда җан башына бүлеп исәпләгәндә, республика буенча уртача 15,1 литр, безнең районда 10,3 литр алкоголь продукциясе сатылган), спиртлы эчемлекләр куллану бездә дә ел саен 4-5 процентка үсә бара. Соңгы елларда бигрәк тә сыра эчү популярлашу, аны яшүсмерләр, яшьләрнең күбрәк куллануын исәпкә алсак, бездә дә чаң сугар вакыт җитте.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләргә матур үрнәк күрсәтү, эчкечелекнең барлык негатив якларын да яшермәү генә уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined алкогольгә бәйлелек белән интегә