Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районы урманнарын корт ашый

Җәй уртасында районыбызның кайбер урманнарында, көз ае диярсең, яфраксыз, ялангач агачлар басып калды. Корт ашаган аларны.

Халык телендәге “Күтәмә борылышында”, ягъни Нурлат – Кузай, Чирмешән – Акъяр юл чаты янәшәсендәге усаклар да шундый хәлдә. Парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд) агачларга шулай зыян сала.

- Урманнарны әлеге күбәләк кортлары май урталарында ашый башлады. Былтыр алар Нурлат районында азганнар иде, быел бөҗәкләр бездә дә шушы күршеләр ягындагы урманнарны зарарлады, - ди  Чирмешән урманчылыгының Казанка участок урманчылыгы урманчысы Хәлил Шарапов.

Белгеч әйтүенчә,  парсыз ефәк күбәләге кортлары  аеруча  имән, каен, юкә, усак агачлары яфракларын яратып ашыйлар.

Районыбыз 36 мең гектарлап урман байлыгына ия. Быел шуның яртысыннан күбрәк мәйданына парсыз ефәк күбәләге һөҗүм иткән. Дөрес, зарар күләме урыны-урыны белән. Урманчылар агач яфрагын яратучы бөҗәк аеруча азган 65 гектар урман мәйданын  биологик препарат белән эшкәрткәннәр. Башка бөҗәкләргә, җәнлекләргә, кешеләргә зыян булмасын өчен, урманнарда химик препаратлар куллану рөхсәт ителми.

- Бу агачлар терелерләрме, корымаслармы? – дигән соравыма:

- Юк корымаячаклар, чөнки тамырлары туклыклы матдәләрне җибәреп тора. Алар тиздән яфрак яра башлар, борчылырга нигез юк, - дип, яңа яшелләнеп килүче бөреләрне күрсәтте урманчы.

 Ә менә ылыслылар: нарат, чыршы мондый “талауны” авыррак кичерә икән.

- Хәзер кортлар кимеде, алар курчакка, аннан күбәләккә әйләнәләр. Парсыз ефәк күбәләкләре кышкылыкка тары ярмасы зурлыгындагы күкәй салалар. Шуннан язга кортлар чыга һәм яфракларны ашый башлый. Быел, нишләптер, кортлар нык азды, бу эсселек белән бәйле түгел. Мондый хәлләр табигатьтә булгалый, хәзер бу уңайдан киләсе елга әзерлек хакында уйларга кирәк, - ди Хәлил Шәфигулла улы.

Район урманчылары парсыз ефәк күбәләге белән бәйле әлеге хәлне даими контрольдә тота. Киләсе елда урманнарны аның кортларыннан саклау өчен бурычлар куялар, тикшерәләр,   урманнарны эшкәртү өчен кирәк булачак биологик препаратлар күләмен билгелиләр.

Киләсе кыш салкын килеп, көчле салкыннар торса, корткычлар туңып, күкәйдән чыгарга өлгермәячәк, дип тә өметләнә белгечләр.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев