Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр, көннәр кызу, зинһар уттан сак булыйк!

Ара-тирә яңгырлар яугалап торса да, кызу, коры көннәр урнашты бугай. Әле алда иң эссе июль ае бар. Бу чорда ут чыгу куркынычы артканлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре кабат саклык хакында искәртә.

Иң әүвәл балаларны күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Өлкәннәр кулындагы шырпы  ризык әзерләү, башка көндәлек кирәк-ярак өчен тотылса,  балалар кулына эләккәч ул зур куркынычка әверелергә мөмкин. Ут казасы очрагына дип хуҗалыкларыбыздагы савытларда су запасы булдыру, ут сүндергеч (огнетушитель),  көрәк тоту зарур.

Районның янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин тагын түбәндәгеләрне киңәш итә:

-йорт, оешма, учреждение тирәләрен янучан әйберләрдән арындырырга;

-өй, каралты-кура янәшәсенә печән, салам өймәскә;

-йорт янында учак якмаска, тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташламаска.

Янгын чыга калса нишләргә?

Мондый очракта 01, 2-57-01 телефонына, кесә телефоныннан  101 номерын җыеп,  кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне  чакыру мөһим. Алар килеп җиткәнче, кул астында  булган әйберләр (яфраклы агач ботаклары, җир, су...) кулланып утны сүндерергә тырышырга кирәк. Әгәр бу  эш барып чыкмый икән, куркыныч урыннан читкәрәк китүең хәерле.

Быел район территориясендә  26 янгын булган. Ут өч торак йортка,  алты каралты-курага, бер терлекчелек фермасы  бинасына һәм бер автомашинага зыян салган. Шөкер,  янгыннарда кешеләр сәламәтлегенә зыян булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев