Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә торак милекчеләр ширкәтендә яңа рәис

    Торак милекчеләре ширкәтенә кергән күпквартиралы йортларның һәрберсендә диярлек бүген үк хәл ителергә тиешле проблема бар. Искәртеп үтәргә кирәк, әлеге ширкәт район үзәгендә 2007нче елны оешты. Бүген Чирмешән авыл җирлеге карамагында күпквартиралы 28 йорт исәптә тора. Алар барысы да торак милекчеләре ширкәте составында. Район үзәгендә һәм кирпеч заводында урнашкан ул йортларның...

    Торак милекчеләре ширкәтенә кергән күпквартиралы йортларның һәрберсендә диярлек бүген үк хәл ителергә тиешле проблема бар.

    Искәртеп үтәргә кирәк, әлеге ширкәт район үзәгендә 2007нче елны оешты. Бүген Чирмешән авыл җирлеге карамагында күпквартиралы 28 йорт исәптә тора. Алар барысы да торак милекчеләре ширкәте составында. Район үзәгендә һәм кирпеч заводында урнашкан ул йортларның күбесендә, капиталь ремонт программасы нигезендә, байтак кына төзекләндерү эшләре башкарылды.
    - Әмма бүген дә ремонтка кагылышлы сораулар бик күп, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсенең яңа рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Әйтик, Чирмешәннең Совет урамындагы 5нче йортында төзүчеләр җилләтү системасын ясап бетермәгәннәр иде. Нәтиҗәдә, квартиралар дымлы, стеналарда күгәрек. Бу проблеманы хәл иттек инде, җилләтү системасын тәртипкә китердек. Дзержинский урамындагы 39 "а" нчы йортта яшәүчеләр түбәдән су ага, дип зарландылар. Монда да түбәне ясадык, чардак тәрәзәләре куйдык, тимер ишекне ремонтладык. Бу йортта гына да 15 мең сумлык эш башкарылды. Дөрес, бу өй, яңа булгач, капиталь ремонт программасына эләкмәде.
    Күп квартиралы йортларда өлкән яшьтәге, ялгыз кешеләр күп яши. Алар өчен лампочка алмаштыру да проблема дип була. Ширкәт идарәсенә яктырткычларның патроннарын алмаш- тыру, сүндергечләрне ремонтлау һәм башка вак-төяк ремонт эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килә. Кайсыдыр йортта канализация, башкасында су торбасы искергән.
    Билгеле, бу эшләрне башкару өчен акча кирәк. Халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акчаларының бер өлеше торак милекчеләре ширкәте идарәсе исәбенә күчә. Ай саен ширкәткә 114 мең сум акча керә, ләкин аның 83 мең сумы, капиталь ремонт өчен, Казанга, идарә итү компаниясенә китә. Димәк, районда нибары 30 мең сумга якын акча кала. Торак милекчеләре менә шуңа "яши".
    Күп квартиралы йортларда тагын бер - чисталык саклау проблемасын да хәл итәсе бар.
    - Күп нәрсә йорт буенча сайланып куелган җаваплы кешедән дә (старший по дому) тора, -ди Мәсхүт Мәхмүт улы. - Кайберәүләр бу вазифага бик җитди карыйлар. Һәм андыйларның йортларында да, йорт тирәсендәге территориядә дә тәртип хөкем сөрә. Алар эшне оештыра беләләр. Бездә урам себерүчеләр тотарга мөмкинчелек юк. Шуңа да йорт каршындагы территория өчен шул йортта яшәүчеләр җаваплы. Кемдер каяндыр килеп безнең чүп-чарны җыештырырга, чүп үләннәрен чабарга тиеш түгел. Ә инде кемдер бу территориядә чәчәкләр, яшелчә үстерергә тели икән, аларга сүз әйтүче юк.
    Подвалларга килгәндә, аларны да йортта яшәүчеләр тәртиптә тотарга тиеш.
    Башка сораулар булса, торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр Титов урамындагы 7нче йортта (авыл җирлеге Советы бинасы) кабул итә. Тел. 2-52-12.
    Автор фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: