Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә көтүче кирәк

Чирмешәннең көнбатыш өлешендә, халык телендәге "чуваш очында", быел хуҗалык көтүе чыкмаган. Монда малларның кайберләре абзарларда ябылып торса, икенчеләре урамда йөри. -Былтыр бу якта көтүгә унлап мал чыга иде, терлек аз булу сәбәпле, быел бу эшкә алынучы юк, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Ә гомумән...

Чирмешәннең көнбатыш өлешендә, халык телендәге "чуваш очында", быел хуҗалык көтүе чыкмаган. Монда малларның кайберләре абзарларда ябылып торса, икенчеләре урамда йөри.

-Былтыр бу якта көтүгә унлап мал чыга иде, терлек аз булу сәбәпле, быел бу эшкә алынучы юк, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Ә гомумән алганда, Чирмешәндә мал саны аз түгел, тик халык аларны сарайларында асрый яки арканлап куялар.
Хәтта ун еллар элек тә бу яктагы көтүдә 100дән артык мал йөргән. Ә Чирмешәннең Амур ягында бүген дә көтүгә 80 баш мал куалар. Маллар күп булгач, ялланып көтүче дә табылган.
Чирмешәннең төньягында ялланган көтүченең түземлеге ике көнгә генә җиткән, хәзер мал хуҗалары көтүне чиратлап көтә. Бу көтүдә 13 мал йөри, шуларның 12се савым сыеры. Бер сыер Кече Чегодайныкы, икесен Чирмешәннең көнбатышыннан ук китерәләр. Әгәр яхшы көтүче булса, малларын көтүгә куарга теләүчеләр тагын бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан