Чирмешәндә кайбер оешмалар татар теленә хөрмәт күрсәтмиләр
Закон буенча тиеш булса да, районның күпчелек торак пунктларында хәтта урам исемнәре дә татарча язылмаган. Татарстанда рус һәм татар телләре тигез хокуклы, әмма моңа район үзәгендәге кайбер оешмаларда хөрмәтсез караш хөкем сөрә.
Районда урам исемнәре һәм эленмәләрнең - вывескаларның республиканың дәүләт телләрендә – татарча һәм русча язылышы закон таләп иткәнчә тормышка ашырыламы? Безгә шуны тикшерергә тәкъдим иттеләр, куштылар.
Чирмешәнгә Казан ягыннан килеп кергәндә яңа бинага - “Стройматериалы” кибетенә күз төшми калмый. Язуларына килгәндә, әлеге сәүдә ноктасында бер генә татарча язу да юк. Ник? Кибет хуҗасы Рияз Шәрифуллин бу уңайдан соравыбызга: “Әйе, бу хакта әйтүчеләр булды. Эш-мәшәкать белән гел шуңа кул җитми. Яңа сәүдә ноктасын төзеп бетергәч, “Төзелеш материаллары” дип тә яздырырга уйлаган идем... Җай чыгу белән эленмә такталарны татар телендә дә ясатырга исәп бар.”
“Строительно-отделочные материалы” кибетендә дә татарча язуны кирәк тапмыйлар, “Многофункциональный центр”ны да читтән килгән кеше эзләп табарлык түгел, русча аталышы да бәләкәй хәрефләр белән МФЦ дип кенә язылган. Техническая урамындагы “Чулпан” сәүдә йортында да татарча язу күрмәдек. Аның янәшәсендәге “Электроинструменты” кибетенә ике эленмә такта беркеткәннәр, тик икесе дә рус телендә генә. Берсенә “Электр инструментлары” дип язылса кемгә зыян.
Титов урамындагы “Электротовары” кибетендә дә ике якта ике язу. Эш графигында кибет исемен татарча язарга тырышканнар - “Электртоварлары”?!. “Магнит”, “Пятерочка” сәүдә үзәкләрендә дә татарча эленмә такталар күрмәдек. Амур ягындагы яңа “ДоБро” кафесында да татар сүзе юк. Ә менә “Шатлык” сәүдә йорты стенасында, Автовокзал янындагы кибеттә һәм даруханәдә матур итеп ике телдә дә язганнар. Була бит...
Дөрес, без карап узган күпчелек оешмалар биналарында, керү юлында көн тәртибе хакында элмә такталарны русча һәм татарча да язганнар, әмма эчке якта һаман шул татар теленә урын тар.
Чирмешәндә урам исемнәрендә хаталар бар. Әйтик, Шешминская урамын – Чишмә урамы дип тәрҗемә иткәннәр. Урам исемнәре элмә такталарын да яңартасы бар.
-Без урам исемнәрен инде берничә тапкыр яздырып, табличкаларны юл киселешендәге йортларга бушлай тараткан идек, калган йорт хуҗалары аны үзләре яздыртырга тиеш. Хәзер инде яңа урамнар да барлыкка килде, шуңа бу юнәлештә эшләр бар әле. Тәрҗемәләре дөрес булмаганнарын да яңадан ясатырга туры килер. Быел бу эшкә финанс юк, киләсе елда исә эш планына керттек, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Район үзәгендә реклама щитларында, плакатларда, күрсәткечләрдә дә татарча язулар күрәсе килә.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев