Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә ике айда ике машина йөртүчегә 30 ар мең сум штраф бирелгән

Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрнең эше еш тикшерелә.

Чирмешәндә яшәүче Иван Кузинны инспекторлар Утыз Имән авылы урамында төнлә туктаталар. Ул “ВАЗ-21101” автомобиленә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый хәлдә булуын алкотектор да исбатлый. Кузин суд утырышына килмәгән, шулай да җәзасын алган.

Суд утырышында үз гаебен таныган Иван Евдокимов Нагорный поселогында яши. Аны полиция хезмәткәрләре кичке мәлне туган авылы янында туктаталар. Медицина тикшеренүеннән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзегәннәр.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның һәрберсенә 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән бирделәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев