Район газетасында "Башкалар тынычлыгын бозарга хакың юк" исемле язмадагы фикерләр белән тулысынча килешәм. Кайберәүләр, чыннан да, караңгы төште исә "йөгәннән ычкына".
Соңгы вакытта безнең өй янында да, кибет-кафе янәшәдә генә, яшьләр күп җыела. Җыелышсыннар, сүз юк, әмма шауламасыннар. Юк шул, машинада килү белән бөтен көченә ачып, музыка акырталар. Егетләр, билгеле,...
Район газетасында "Башкалар тынычлыгын бозарга хакың юк" исемле язмадагы фикерләр белән тулысынча килешәм. Кайберәүләр, чыннан да, караңгы төште исә "йөгәннән ычкына".
Соңгы вакытта безнең өй янында да, кибет-кафе янәшәдә генә, яшьләр күп җыела. Җыелышсыннар, сүз юк, әмма шауламасыннар. Юк шул, машинада килү белән бөтен көченә ачып, музыка акырталар. Егетләр, билгеле, кычкырып сүгенә, кызлар да кимен куймыйлар, никтер чинап та юаналар.
Төнге сәгать бердә мондый хәл йокыга комачаулый. Иртән эшкә китәсе бит. Бер кичтә, түзә алмагач, бер компаниягә кисәтү ясадым, туктамадылар, аннан полициягә шалтыраттым. Нәтиҗәсе шул: безнең шалтыратканны белеп, егетләр арасыннан берсе: - Әгәр тагын полиция чакыртсагыз, тәрәзәләрегезне ватып бетерәчәкбез, - дип куркытты. Кемнеңдер баласы бит инде. Кайдандыр читтән килмәгәннәр, күбесе шул тирәдә яшәүчеләр. Тәрбиясезләр.Мондый рәхимсезлеккә, тупаслыкка, хөрмәтсезлеккә каян өйрәнәләрдер? Япь-яшьләр, нәрсә ярамаганны белерлекләр югыйсә.
Андыйларга карата чараларны кырыслатсыннар иде. Без төнлә тыныч йокларга хокуклы.
Исемемне язмыйм.
Чирмешән.
Нет комментариев