Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән яшьләре ник читкә китә?

Соңгы елларда районыбыз яшьләренең күбесе читкә китә. Авылда туй уйныйлар да шәһәргә юл алалар, анда эшкә урнашалар, йорт салалар, квартира алалар. Район үзәге Чирмешәндә дә йорт, квартира сатучылар дистәләп.

Ни кызганыч, балалар аз туа, әле алар монда теркәлсә дә шәһәрдә яши. Бу күрсәткеч буенча без быел хәтта күршедәге Яңа  Чишмә районыннан да калышабыз (ул район күпкә  кечкенә).

Яшьләр ник авылларда, үз районыбызда төпләнмиләр, ник читкә китәләр, нәрсә җитми? Шул сорауга җавап эзлибез. Бу уңайдан газета укучыларыбызның да фикерләрен беләсе килә.

Валентина Борисова (Әккәрәй авылы): - Хәзер авылда да  яшәү шартлары шәһәрдәгедән бер дә ким түгел.  Тик  авылда яшьләргә эш юк. Каядыр йөреп эшләсәләр генә, әгәр акчалы эшкә урнаша алсалар?.. Безнең авылда юл проблемасы да бар. Санаулы километрларны  узу зур газап.  Үземнең дә ике улым  Казанда яши, минем янга кунакка гына кайталар. Дөрес, авылда яшәргә рәхәт, иркен, саф һава, тик иң элек яхшы түләүле эш кирәк, шунда гына авыл җирендә яшәргә була. Элегрәк  төпләнүчеләр яши инде, нишләсеннәр.

Әминә Җиһаншина (Югары Чегодай авылы): - Безнең авыл район үзәгенә якын урнашкан,  торак пункт аша трасса уза, һәр йортта ут, су, газ кергән.  Тик авылда, районыбызда да яхшы түләүле эш табу кыен. Минималь хезмәт хакы алып кына үз тормышыңны көйләп, йорт салу, яки квартира сатып алу мөмкин түгел. Шәһәрдә эш табу да җиңелрәк, мөмкинлекләр дә күбрәк.

Лена Кандрова (Чирмешән авылы): -  Яшьләрнең шәһәргә китүләрен аңлыйм, чөнки район үзәгендә дә яхшы түләүле эш табу кыен. Үзебезнең дә бер улыбыз Әлмәттә эшли, икенчесе монда эш эзләп карады, тик ошарлыкны тапмады. Китәр инде. Аннан соң экологиябез дә мактанырлык түгел.

Рамил Гыйрфанов (Чирмешән авылы): - Авылларның бетеп баруының төп сәбәбе – эшсезлек. Районда җитештерү урыннары юк, гөмбәләр кебек, сәүдә нокталары гына ачыла. Дөрес,  спорт объектлары: боз сарае да, бассейн да бар, спорт мәйданчыклары да җитәрлек. Тик гаиләңне тәэмин итәрлек акча эшли алмасаң, күңел ачу турында уйлыйсы килми. Шуңа яшьләр  шәһәрдә урнашырга тырыша. Анда яхшы түләүле эш табу мөмкинлеге зур. Авыллардан хәзер яшьләр генә түгел, пенсия яшенә җитеп килүчеләр  дә йортларын сатып китәләр.

Полина Маркова (Чирмешән, 17 яшь): -  Мин укып һөнәр алгач  Чирмешәнгә кайтаммы-юкмы, әлегә белмим.  Минемчә, район үзәгендә яшьләр өчен күңел ачу урыннары юк. Шәһәрдә бу яктан башка хәл.

 

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның тугыз аенда 99 сабый туган, ягъни 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда бишкә күбрәк. Ә туйлар саны, киресенчә, бишкә кимегән, быел 82 йортка килен төшкән.

 

Район статистика бүлеге мәгълүматлары буенча районда халык  саны кимү күзәтелә.  2017 елның 1 январендә районда 19 мең 370 кеше яшәсә,  2018 елның  1 январенә бу сан 220 гә азайган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев