Чирмешән районында кайбер җирлекләрдә сөт акчасын бирү тоткарлана
Ниһаять... Тир түгеп сыер асраучы авыл кешесенең күңеленә бераз булса да җылы өрерлек хәбәр: районда сөтне югарырак бәядән сатып ала башладылар. Сәбәбе шулдыр – көз бит: сөт кими, продукциягә ихтыяҗ арта.
Шәхси хуҗалыклар продукцияләрен моңа кадәр юк кына бәягә сатарга мәҗбүр иделәр. Әнә узган айларда алардан сөтнең килограммын уртача 13 сумнан гына сатып алганнар. Сыер асрауның чыгымнарын, нужасын белгән кеше бу хакның никадәр түбән булуын яхшы чамалый. Ярый әле октябрь ае өчен сөткә күпчелек авылларда 16 сумнан исәп-хисап ясаганнар, ничек булыр, якын көннәрдә бәя 18 сумга да күтәрелергә мөмкин икән.
Районда бүген иң күп сөтне Түбән Кәминкә авыл җирлеге шәхси хуҗалыклары сата, хәзер моннан көненә уртача 1400-1500 килограмм сөт озаталар, ягъни былтыргы 10 ай белән чагыштырганда 19 тоннага күбрәк. Сыерлар саны да 219 дан 226 га арткан.
-Бездә сөтне Тәлгать Могыйзов җыя. Октябрь ае өчен ул 16 сумнан расчет ясады, -ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. - Ике авылга – Түбән Кәминкәгә һәм Кара Чишмәгә узган айда сөт өчен барлыгы 694 мең сум акча керде. Альберт Ситдыйковлар, Саим Мотыйгуллиннар – 35 шәр, Габбас Хөснуллиннар, Сәгыйрь Мәссаровлар 20 шәр мең сум тирәсе алдылар. Сыер асрау җиңел булмаса да, бу – гаиләгә өстәмә керем. Хәзер сөт кими башлый, сыерлар ташлата. Дөресен әйтик, әлегә кадәр бәяне халык азсынды инде. Файдасы калмагач, аларның да күңеле төшә.
Яңа Элмәле авыл җирлегендә 110 сыер исәпләнә. Мондагы авыл җирлеге башлыгы Борис Портнов үзе дә үрнәк күрсәтеп, 9 баш савым сыеры тота. Андрей Митюковларда сыерлар - 5 баш. Әлегә бу җирлектән көненә уртача 250-300 килограмм сөт саталар. Октябрь аена да сөт өчен исәп-хисап ясалган - шулай ук 16 сумнан, җәмгысе үткән айда халык сөттән 134 мең сум тирәсе акча алган.
Иске Үтәмеш авыл җирлегендәге дүрт авылда (Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Югары Чегодай, Иске Сережкино) барлыгы 136 баш сыер асрала. Октябрь аенда халыкка сөттән 220 мең сум акча кергән. Монда Сәгыйть Хөснетдинов, Илдус Галимов, Радик Галләмов – күп сыер тотучылар. Бу көннәрдә җирлектән көненә уртача 450 килограммлап сөт озаталар.
-Без 5 сыер асрыйбыз. Сөтнең литрын 13 сумнан саттык, бу бик аз инде. Көтүгә бер баш өчен аена 800 сум түләргә кирәк, 5 башка 4 мең сум бит ул. Әле печәнен, саламын, фуражын санасаң?! Нужасы, чыгымнары күп, әмма иш янына куш, акчасы ярап куя, әле менә октябрьгә 16 сумнан исәп-хисап ясадылар, - ди Иске Үтәмештән Зилә Вафина.
Кармышта сөтне Флер Әхмәтҗанов җыя, ул да октябрь ае өчен литрына 16 сум исәбеннән түләгән. Җирлектә 157 сыер исәпләнә, узган 10 айда шәхси хуҗалыклар 270 мең килограмм сөт сатканнар.
Лашман авыл җирлегендә (Лашманда сыерлар – 125, Әмирдә – 17 баш) октябрь аенда 179 мең 600 сумлык сөт сатканнар. Тәлгать Могыйзов аның литрына 16 сумнан түләгән. Инде тәҗрибәле фермерлар Рауфан Галимов, Дамир Гайфетдиновлар - 20 шәр мең, Хәдичә Лотфуллина 10 мең сум акча алганнар.
Югары Кәминкәдә Габбас Шәмсетдинов 7 баш сыер тота. Бу җирлектә, өч авылга (Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр) сыерлар әлләни күп түгел - 48 баш кына. Моннан көненә уртача 270 килограммлап сөт озаталар. Узган 10 айга 87783 килограмм сөт сатылган, ягъни былтыргыдан чүт кенә күбрәк.
Ивашкинода һәм Әккәрәйдә 124 баш сыер асрыйлар.
Бу көннәрдә халык тәүлегенә уртача 800 килограмм тирәсе сөт сата. Әккәрәйдә продукция күбрәк җыела икән. Узган 10 айда җирлектә сөтне былтыргыдан күбрәк сатканнар
Сөт җыючы Маргарита Белорусова октябрь ае өчен сөтнең литрына 15 сумнан исәп-хисап ясаган.
Түбән Кармалка авыл җирлегендә (Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка) сыерлар күп түгел – 19 баш кына. Әлеге атналарда тәүлегенә уртача 160 литр сөт саталар.
Шешминкада 44 баш сыер асрала, моннан көненә уртача 150-180 килограмм сөт озатыла.
Бәркәтәдә көненә уртача 270 - 280 килограммлап сөт җыела.
Бу өч җирлектән сөтне “Андреевка” җәмгыяте аша Әлкигә җибәрәләр. Моңа кадәр алар сөт тапшыручылар белән араны өзеп барганнар, белешеүебезчә, якын арада октябрь ае өчен дә исәп-хисап ясалырга тиеш, диделәр.
Туймәттә узган 10 айда сөтнең уртача сатып алу бәясе 13 сум булган. Халык барлыгы 285610 килограмм сөт тапшырган. Сөтне Мидхәт Шәрифуллинга, Тәлгать Могыйзовка бирәләр, алар октябрь ае өчен литрына 16 сумнан расчет ясаганнар. 47 баш сыер асралучы Туймәттән бу арада көненә уртача 785-790 килограмм сөт озатыла. Аны иң күбе Мидхәт Кәримов, Васыйл Мортазин, Альберт Фәссахов, Айдар Кәримов, Салават Әхмәтҗановлар хуҗалыклары тапшыра.
Иске Кади авыл җирлегендә 153 сыер асрала. Бу арада көненә уртача 900-950 килограмм сөт саталар.
Иске Котыш авыл җирлегендә 84 сыер бар. Сөтнең литрын моңа кадәр 13 сумнан җыйганнар. Үткән 10 айда 118 мең килограмм сөт сатылган, ягъни былтыргы шул чордан беразга гына күбрәк. Бу арада көненә уртача 400-420 килограммм сөт тапшыралар. Халык октябрь ае өчен акчаны алган. Иң күп мал – сигез баш сыер Надежда Шохина хуҗалыгында.
Чирмешән авыл җирлегенә кергән авылларда быелның июль, август, сентябрь айларында тапшырган сөт өчен исәп-хисап ясаганнарын көтәләр. Чирмешәндәге май-сыр заводы бурычлы аларга. Түләргә вәгъдә итәләр итүен – тик уңайга юк әле. Халык хәзер сөтне Тәлгать Могыйзовака тапшыра. Ул үзе җыйган продукция өчен араны өзеп бара, диләр.
Бүген Чирмешән җирлегендә 236 баш сыер асрала. Көненә уртача 1200-1300 килограмм сөт саталар. Чирмешәндә - Ивановлар, Түбән Чегодайда - Бәдретдиновлар, Казанкада Хмеловлар сыерларны күп асрыйлар.
Мордва Афонькәсе җирлеге авылларында сөт тапшыручыларга да май-сыр заводы бурычлы икән. Монда да хәзер сөтне Тәлгать Могыйзовка тапшыралар. Ул октябрь ае өчен исәп-хисап ясаган, литрына 16 сумнан. Сөт акчасын вакытында бирсәләр кызык.
Бүген әлеге җирлектә 88 сыер асрала. Шуның 33 е Лагеркадагы биш мини-ферма һәм бер макроферманыкы. Җирлектә көненә уртача 500 килограммлап сөт җыялар.
Яңа Кади авыл җирлегендә 57 сыер бар (Утыз Имәндә – 55, Кызыл Чишмәдә – 2). Җирлек бу көннәрдә уртача 250-300 килограмм сөт сата. Утыз Имәндә Әнәс Ябинов, Фәрхат Төхвәтуллин, Рөстәм Фәттахов хуҗалыклары дүртәр, бишәр баш сыер асрыйлар.
Ульяновка авыл җирлегендә сыерлар 52 баш. Көненә уртача 300 килограмм сөт тапшыралар. Тәлгать Могыйзов аның өчен октябрь аена да исәп-хисап ясаган.
Күтәмә авыл җирлегендә сыерлар 22 башка калган. Сөт җыючы Маргарита Белорусова сөт җыючылар белән 15 сумнан октябрь аена исәп-хисап ясаган.
Фотолар архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев