Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында 800 тирәсе йорт буш тора

    Безнең районда 48 торак пунктта 7380 тирәсе хуҗалык бар, шуларның 846 буш тора (әлеге мәгълүматлар 2017 елның 1 гыйнварына тупланган). Дөрес, соңгы берничә елда авыллардагы байтак кына буш йортларның хуҗалары табылган, алар үз милекләрен рәсмиләштереп куйганнар. Пенсия яшенә җитеп, лаеклы ялга чыгып, авылга күчеп кайтучылар да аз түгел. Әмма, шул ук вакытта, әле иясез, чүп эчендә утыручы йортлар да күп.

    Киләсе елда безнең илдә халык санын исәпкә алу кампаниясе узачак, аңа актив әзерлек бара. Теркәүчеләр (регистраторлар) районның барлык торак пунктларында да йортларны йөреп чыгып, алдан төзелгән адреслар исемлегенә ачыклык керткәннәр. Кызганыч, һәр авылда диярлек буш, хуҗасыз йортлар бик күп.

    Менә шул  тораклар авыл җирлекләренә дә зур проблема тудыра: җәй айларында аларны чүп үләннәреннән арындырырга туры килә, чит кеше кермәсен дип, күз - колак булып торырга, яңгыннардан сакларга да кирәк. Салымын да түләүче юк. Әйтик, Иске Кади  авыл җирлегендә 100 дән күбрәк: Иске Кадида – 54, Якты Тауда – 31, Светлогорскийда 12, Тукайда 6 йорт буш тора.

    Авыл җирлегендә әйтүенчә, җәй көннәрендә аларның бер өлешенә шәһәрләрдән кайтып торалар, бакчаларда җиләк- җимеш, яшелчә үстерәләр.

    Югары Кәминкә авыл җирлегендә урнашкан авылларда да буш йортлар күп, Югары Кәминкәдә һәм  Керкәледә дә – 13 әр, Кызыл Ярда 2 өйдә кеше яшәми.

    -Бу йортларның күбесе рәсмиләштерелгән, хуҗалары билгеле, - диделәр авыл җирлеге Советында. - Кайберәүләр җәй көне кайтып, йорт тирәләрен җыештырып китәләр, салымнарны да вакытында түлиләр. Ләкин бөтенесе андый түгел шул, бу мәсьәләгә җавапсыз каручылар да бар. Ул йортларны, безгә дә хәбәр итмичә, ана капиталына сатучылар да күп. Кемдер сата, кемдер ала, ә без белмичә дә калабыз. Аннары хуҗаларын эзләп йөрибез, хатлар язабыз.

    Әлеге проблема Шешминка авыл җирлегендә дә кискен. Җирлек составына биш авыл керә. Алты йортлы Нагайда бүген бер йортта гына кеше яши, бишесе буш тора. Павловкада буш йортлар сигезәү, икесендә генә   гомер итүчеләр бар. Андреевкада  20 өйнең хуҗалары читтә яши яисә кайдалыклары билгеле дә түгел. Шешминканың үзендә 36 йорт буш икән.

    -Без үзебез дә бу йортлар белән нәрсә эшләргә дә аптырыйбыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. - Чөнки берничә йортның кемнеке икәнлеге дә билгеле түгел. Инде озак еллар аларны кайтып караучы да, сораучы да юк. Менә шул йортларны нишләтеп була, белмибез.

    Реклама

    Ивашкинода 54 йорт бикле: Ивашкинода – 26, Әккәрәйдә – 28.

    Иң зур авылларның берсе - Лашманда да 83 йорт буш тора (421сендә яшиләр). Суз уңаеннан, шул ук авыл җирлегенә керүче Әмир авылында 39 йорт  буш санала.

    Түбән Кармалка авыл җирлегендә урнашкан өч авылда: Югары Кармалка, Түбән Кармалка һәм Чумачкада  буш йортлар саны 51 гә җиткән.

    Бәркәтәдә 411 йорт исәпләнә, шуларның 325 сендә кеше яши, кыш айларында биктә торучы якынча 86  йортның кырыгына  гына  җәй көннәрендә кеше кайта.  Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә 195 йортның 49 сының ишекләре бикле.

    Кайбер авылларда буш йортларны күршеләр, туганнар карап тора, участок уполномоченныйлары да аларны игътибарсыз калдырмыйлар. Кайбер якташларыбыз, читтә яшәсәләр дә,  буш торучы йортларына  даими кайталар, җыештыралар, ремнонтлыйлар, ләкин кайбер авылларда андый йортларның тирәсен өмә оештырып, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр чисталый.

    Иске Котыш авыл җирлеге территориясендәге Яңа Котыш авылында бүген бер кеше дә яшәми. Кызыл Поляна авылында да йортларның яртысы (9 сы) буш, 7 өйдә, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр гомер кичерә. Иске Котышның үзендә дә 21 өй буш, кайберләре инде ишелгән дисәң дә була, берничәсе  әле яшәргә яраклы.

    Яңа Кади авыл җирлегендә   28 йорт буш тора (Утыз Имәндә - 25, Кызыл Чишмә дә - 3). Шәһәрдә яшәп,авылдагы мирасларын рәсмиләштереп куючылар да бар, яз җиткәч авылга кайтып торучылар да күп. Әмма кайбер йорт хуҗаларын эзләп табар өчен зур эш башкарырга туры килә.

     

    фото: архив 

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: