Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында янгында бер кеше һәлак булган

Районда быел теркәлгән ут казаларының күбесе электр җиһазларыннан чыккан. Йорт хуҗалары төзек булмаган мич ягу яки аларны караучысыз калдыру аркасында да еш зыян күргән. Үткән сигез ай эчендә район үзәгендәге янгын часте машиналарын 26 тапкыр кузгатканнар. Шуларның унике очрагында өй, каралты-кура, яисә мунчалар яна. Кизү торучыларга чүп-чар, коры үлән сүндерергә...

Районда быел теркәлгән ут казаларының күбесе электр җиһазларыннан чыккан. Йорт хуҗалары төзек булмаган мич ягу яки аларны караучысыз калдыру аркасында да еш зыян күргән.

Үткән сигез ай эчендә район үзәгендәге янгын часте машиналарын 26 тапкыр кузгатканнар. Шуларның унике очрагында өй, каралты-кура, яисә мунчалар яна. Кизү торучыларга чүп-чар, коры үлән сүндерергә дә чыгарга туры килгән.
-Быел Чирмешәндә, Ивашкинода, Лашманда икешәр янгын булды. Яңа Элмәле, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә авылларында ут берәр хуҗалыкка зыян салды. Ә Иске Үтәмештә бер ир-ат янгында һәлак булды, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге баш белгече Андрей Фомин.
Салкын көзләр башланганчы өй, мунча мичләренең төзеклеген тагын бер кат тикшереп карап чыгарга киңәш итә янгынчылар. Электр үткәргечләрдән дә тузганчы файдаланмаска, аларны вакытында алмаштырырга кирәк, диләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Янгын куркынычсызлыгы

2
X