Чирмешән кызы: ”Хәзер мин туйларга йөрергә яратмыйм”
Бүген районыбыз авылларында күпмерәк буйдак ир-егет, ялгыз хатын-кыз бар икән? Төрле хезмәтләрдән сораштыргалап карадым да - төгәл генә әйтүче булмады. Әмма, сер түгел, андыйлар шактый.
"Җеннәре" туры килгәч
Кайвакыт, шулай була, азып-тузып, “салып” йөри торган буйдак, картаеп баручы егетләр, бердәнбер көнне өйләнәләр дә, менә дигән итеп көн итә башлыйлар. Андыйлар хакында: “Хатыннан уңды инде, малай!” яисә “Әнә бит җеннәре туры килгәч, ничек яшиләр!” дип тел шартлаталар. Тик, ни кызганыч, ялгызлыкны сайлаган егетләрнең, кияүгә чыкмаган кызларның барысына да алай язмаган.
Бу хәл районыбыздагы демография торышына турыдан-туры йогынты ясый. Күреп торабыз, авылларыбызда туучы сабыйлар саны елдан-ел кими, кайбер зур-зур мәктәпләрдә укучы балалар саны хәтта биш дистәгә дә җитми. Хәл чаң сугарлык. Яшьләребезнең шәһәр ягына тартылуы бер проблема булса, аларның кайберләренең, гаилә кормыйча, бала үстермичә ялгыз яшәүне хуп күрүләре – җәмгыять өчен дә, үзләре өчен дә зур фаҗига.
“Минем хәзер туйларга барасым килми”
Әңгәмәдәшем, райондашым – бик акыллы, тәртипле, чибәр кыз. Машинасы, яхшы эше, үз квартирасы бар, 30 яшьтән узган, район үзәгендә яшәүче ялгыз кеше. Аның белән шушы темага сөйләшеп алдык.
-“Ь”, ник һаман кияүгә чыкмыйсың?
-Кияүгә чыгам дип кенә чыгасым килми: яраткан кеше белән яшисем килә. Хәзер сайлана да башладым бугай, яшьрәк, “баш тилерәк” вакытта гаилә корып калырга булган икән.
- Син “планканы” югары куясыңдыр? Байлар кирәктер?
-Юк, мин байлыкка, акчага кызыкмыйм. Иң мөһиме – ирем мине хөрмәт итә торган, санлый торган кеше булсын. Тагын шунысы бар, ул эчмәсен, тартмасын. Яшь чагында әти нык сала иде, шуңа балачактан эчүчеләрдән гайрәтем чигеп калды. Үзем дә эчмим, бөтенләй.
-Зуп-зур районыбызда синең яшьтәге андый егетләр юкмы?
-Бар, юк дия алмыйм. Бер авылдан шундый егетне беләм, эчми, тартмый, тәртипле. Очрашкаладык, нишлим соң, күңелемә ятмады. Аны ир-егет итеп кабул итмәдем, яратып яши алмас идем.
-Алай дия-дия вакыт уза бит, бала табасың бар.
-Яшермим, әни буласым килү теләге көчле. Үзем өчен табаргамы дип тә уйлаганым бар. Нәрсә туктата? Әтисез бала була бит ул. Аннан, үзем генә карап, үстереп бетерә алмам кебек. Матди ягы да шикләндерә, хәзер заманалар үзгәрде. Бәлки, бу минем өчен, сәбәп табу гынадыр.
-Гомерлеккә ялгыз калсаң...
- Әйе, әти-әниләр олылар, алар китеп барса, мин ялгыз, ә ялгызлык бик авыр, диләр.
-Елаган чакларың күп, димәк?
-Туйларда, мәҗлесләрдә уңайсыз. Биш ел элек туйга барган идем. Берничә кыз белән ялгызлар өстәлендә утырдык. Яшьтәшләрем – барысы да парлылар. Минем туйга бүтән барасым килми. Шуннан кайткач нык еладым.
-Үзеңә ошаган башка милләт кешесе булса?
-Мин иске карашлы түгел, тик барыбер үз кешебез якын. Һич кенә дә башка милләт егетләрен начар дип әйтүем түгел. Әмма миңа үз телемдә сөйләшүче, үз динемне тотучы кеше кирәк. Бу башка халык егетләре, кызлары өчен дә мөһим әйбер дип саныйм.
- Гаиләле кешегә күзең төшсә...
-Кемнедер аерып, кияүгә чыксам, мин гомер буе үземне “ашап” яшәячәкмен. Алай кирәкми.
"Гаилә турында кем хыялланмый!"
Икенче әңгәмәдәшем исә ир-егет, 34 яшьтә. Машинасы, йорты бар. Ир туганы белән яшиләр, әти-әниләре мәрхүмнәр. Ул азрак сүзле, шулай да кайбер "фикерләрен" тартып ала алдым.
-"Ь", ә син ник өйләнмисең?
-Тиз генә, ансат кына җавап биреп булмый бу сорауга. Күңелгә ошаган кыз юк.
-Озак сайланасың.
-Өйләнер өчен өйләнәсем килми - мин аны, ул мине ярата торган хатын кирәк.
-Ялгызлык кыенмы?
-Әлбәттә, кем парлы булырга, балалар үстерергә теләми?!
-Үзең кызлар эзләп караганың бармы соң? Хәзер бит Интернет заманы, танышу хезмәтләре бар, дигәндәй.
-Юк шул.
Белгечләр ни ди?
Гөлназ Закирова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе: - Бездә, нигездә, 21-40 яшьлекләр өйләнешә. 60 яшьтәгеләр дә бар: алар аерылышып янә гаилә коручылар, я тол калучылар. Аерылышкан парлар арасында, берникадәр вакыттан соң, кире кушылучылар булгалый. Никах белән генә яшәүчеләр дә байтак.
Соңгы елларда туйлар, бездә язылучылар шактый кимеде. Әйтик, 2020 елда бары 57 пар гына кавышты. Ә менә, чагыштыру өчен, 2000 елда – 145, 2001дә – 158, 2010да - 146, 2005тә 133 пар язылышкан булган. Туйлар күбрәк июль, август айларына туры килә. Август аенда 45шәр туй була иде. Узган, 2020 елда 14 кенә. Катнаш никахлар бар, әмма күп түгел.
Аерылышулар туйдан соң 5-6 ел үткәч ешрак күзәтелә. Балалар тугач, көндәлек проблемалар арта төшкәч. Гаиләләр таркалуның сәбәпләрен атасак, беренчедән, хатын-кызлар ир эчә, гаиләне матди яктан тәэмин итми, дип зарлана; икенчедән, ир-атлар эшләми, акча юк, гаиләдә тавыш чыга, диләр; өченче еш очрый торган сәбәп – хыянәт.
Ник өйләнешмиләр дигән соравыгызга. Мин үзем дә өлгергән егетләрдән, кызлардан, туганнардан бу хакта сораштыргалаганым бар. “Ошаганы юк бит”, - гына диләр, белмим. Ә болай, өйләнүче яшьләребез бик яхшы, тәртиплеләр безнең. Алар ошый миңа: планнары корган, кайда яшиселәрен уйлаганнар. Берсе, әйтик, студент булса, икенчесе эшли.
Гөлназ Вафина, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты психологы: -Бүгенге яшьләр гаилә кыйммәтләреннән ерагая төште кебек. Алар үзләренең мөстәкыйльлеген, иреген саклап калырга тырыша. Мәктәп укучылары арасында гаилә кыйммәтләре турында сораштыру гаҗәпкә калдырды: балалар матди байлыкны һәм үз иреген беренче урынга куялар. Аларның “подсознаниесе” гаиләдә, ата-аналар тарафыннан бирелә торган мөһим компонентларны - гаилә кыйммәтләрен кире кага.
Әгәр дә бала гаиләдә әти-әниләре арасында начар мөгамәләне, аларның бәхетсезлеген, бер-берсен кайгыртмауларын, яратмауларын күреп үсә икән – бу яхшы хәл түгел. Шуның өчен балаларда гаилә кыйммәтләрен, гаилә коруның зарурлыгын, киләчәк өчен җаваплылыкны яшьтән үк сеңдереп үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Әти-әни аларга бар яктан да үрнәк булырга тиеш.
Фирдәвес Галиева, җәмәгать эшлеклесе: -Һәр кешенең үз оясы булырга тиеш, үзен көтеп торучы, кайгыртучы, юатучы, кайгы-шатлыкларны бүлешүче иң якыны. Кешенең табигате шундый, ул берүзе генә яшәргә җайлашмаган - аңа гаилә, туганнар, кешеләр кирәк.
Һәм без - бер төркем райондашлар, ялгыз кешеләргә үз парларын табуда булышу нияте белән, районда “Пар канатлар” гаилә үзәге булдырдык. Район хакимияте бүлмә белән ярдәм итте, ул әлегә район китапханәсенең 2 нче катындагы уку бүлмәсе, шунда сишәмбе көнне, 9дан 11гә кадәр килүчеләрне тыңлыйбыз, туры килердәй кешеләребезне барлап, алга таба аларны таныштырырга тырышабыз. Тирәбездә бәхетле кешеләр артса, барыбызга да уртак сөенеч буласы. Шуның өчен, кадерле якташлар, гаилә коруда кемгәдер ярдәм кирәксә, 8-919-688-05-33 телефонына шалтыратыгыз, гозерегезне сөйләгез, яисә сишәмбе көнне китапханәгә, уку залына рәхим итегез. Әлеге төркем, низаг туып аерылышуга җиткәннәргә дә араларны җайлауда булышу, гаиләне саклауны максат итеп куя.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән эш алып барган вакытта, 2015 елда мин районда татар милләтеннән булган 20 яшьтән өлкән, ялгыз 300ләп кеше санаган идем. “Пар канатлар” төрле милләттән булган шундый ялгызларны гаиләле итү өчен тырышачак. Күптән түгел исәпләдек, Чирмешән авыл җирлегендә генә дә ялгыз яшәүче, төрле яшьтәге 160лап кеше бар, аларның күпчелеге – хатын-кызлар.
Редакциядән. Бер язмада гына әлеге проблемаларны тулысынча ачып салу мөмкин түгел. Буйдаклар һәм ялгызлар хакында фикерләр, карашлар күп. Ә сез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу хакта ни дисез? Уйларыгызны безгә дә языгыз.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев