Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чакырылмаган “кунак” тавыкларның башына җиткән

Авыллар урамнарында көпә-көндез төлке йөри, дигән сүзләрне инде берничә кешедән ишетергә туры килде. Йөрсә бер хәл, тик Әмирдә әлеге хайван берничә хуҗалыкка зыян салып өлгергән, тавыкларны буып чыккан.

Беркөнне кич белән авылда (Әмирдә) урамга күз төште. Әүвәл күргән җәнлекне мәче дип уйладым, игътибар белән карасам, төлке икән. Тәрәзәне ачып, тавыш бирдем, әллә ни исе китмәде. Менә сиңа мә! Кыргый җәнлек, кешедән дә курыкмый. Шулай да бераздан китеп барды. Иртән ишеттек, күршеләрнең абзарларына кереп, ул  10 тавыкның башына җиткән. Берничә көн дәвамында төлке тагын берничә йортта тамагын туйдырган.

Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, дөрес, андый проблема бар икән, төлкеләр Әмирдә генә түгел, Лашманда да үзләрен иркен тоталар.

-Шушы көннәрдә узган халык җыенында да әлеге мәсьәләне күтәреп чыктылар, - ди Рәвхать Габбас улы. – Белүемчә, башка авыл җирлекләрендә дә бу проблема хакында әйттеләр. Ләкин без үзебез генә бу өлкәдә бернәрсә дә эшли алмыйбыз. ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район буенча бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсумовка хат язарга җыенабыз, калганын алар хәл итәргә тиеш.

Фәрит Мәгъсумовка без дә мөрәҗәгать иттек.

-15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр төлкеләргә ау сезоны ачылды. Чирмешән районында моңа 150 кеше рөхсәт алды, төлкеләрне чиксез санда ауларга ярый, - ди Фәрит Фатыйх улы. -  Дөрес, халыктан аларның һөҗүмнәре белән бәйле моң-зарлар күп булганлыктан, әлеге хайваннарның санын контрольдә тоту өчен өч махсус бригада да оештырылды.

Төлкеләргә аучылар да кызыкмый икән, моның  сәбәпләре дә бар, ди. Төлкене ауга рөхсәт юлламасы алып кына атарга мөмкин. Ул да чикләнгән вакытка гына бирелә. Бу документ 600 сум тирәсе тора, әмма аучылар аны сатып алырга атлыгып тормый.

-Хәзер торак пунктта этләрне дә, төлкеләрне дә атарга ярамый, - ди урман хуҗалыгы җитәкчесе, аучы Алмаз Мотыйгуллин. – Аучыларга төлке файда бирми: итен ашап булмый, тиресе бик арзан бәяләнә. Дөрес итеп туналган, ертылмаган, сыйфатлы булган очракта да аның өчен күп түләмиләр. Табыш китерми дип, төлке тиресен чимал буларак кулланучы предприятиеләр дә кимегән. Татарстанда алар бөтенләй юк диярлек. Бәлки шуңадыр да соңгы елларда төлкеләр саны кискен артты. Ә ауга чыксаң, чыгымнар байтак: транспорт, ягулык, патроннар кирәк.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рәфыйк Дәүләтшин әйтүенчә, соңгы биш елда районда котыру чире күзәтелми. Ветеринарлар ел саен берничә тапкыр әлеге чиргә каршы дару бирәләр икән. Быел да  46 000 доза вакцина таратылган.

Кыскасы, төлкеләрдән саклану өчен, кеше үзе хәстәрен күрергә тиеш: капканы бикләп куярга, тавыклар  кетәклеген  нык итеп  ясарга кирәк. Төлкеләрне куркыту өчен эт асрарга да була. 

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    И шулай итеп, халыкка нэрсэ ЭШЛЭРГЭ кала инде?! Капка биклэп ятаргамы?! Э тэкелэр безнен йортларда, дет. Сад йортына, урамнарда хужа булып йэрергэ тиешме? Эгэр берэр балага ташланса?! Или хэзер кешегэ ташланып тавыш чыкмыйча берни эшлэмэскэме? Эйдэгез, бу хайваннарнын безнен йортларда йэруенэ каршы бергэлэп кэрэшик жэмэгать!!!