Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Бурычыңны түләмәсәң, судка чакыру көт

Бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 миллион 100 мең сум бурычы бар. Агымдагы елның 15 мартына юридик затларның 1 миллион 917 мең сумнан артык бурычы булган. Чирмешәнлеләр газлаштыру фондына да (ике контурлы газ казаннары өчен) 864 мең сум тиеш. Муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы махсус комиссиянең максатчан эше нәтиҗәсендә...

Бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 миллион 100 мең сум бурычы бар.


Агымдагы елның 15 мартына юридик затларның 1 миллион 917 мең сумнан артык бурычы булган. Чирмешәнлеләр газлаштыру фондына да (ике контурлы газ казаннары өчен) 864 мең сум тиеш.

Муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы махсус комиссиянең максатчан эше нәтиҗәсендә юридик затларның әҗәтләре шактый азайган һәм бүген 964 мең 941 сум тәшкил итә. Күпчелек муниципаль учреждениеләр район бюджеты исәбенә коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын каплый алганнар. Кайбер коммерция оешмалары да бурычларын түләргә мөмкинлек тапканнар. Башкаларга соңгы кисәтү ясалган.

"100 меңнән дә артык әҗәтләре булган юридик затларның, бурычлары күп җыелган физик затларның эшләре, әгәр дә алар тиешле вакытта бурычларын капламасалар, судка җибәреләчәк, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - башкарма комитеты аша, әҗәтләре булган гражданнарның эш урыннарына да хатлар җибәреләчәк. Эшне иң соңгы чараларга җиткермичә, райондашларыбызга коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп барырга киңәш итәбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Тораккоммуналь хуҗалык