Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Әбиләр дә эчкәч инде

-Эчәсез бит сез. Бала буш шешәләр янында үсә. Оныгыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Өегез тулы ниндидер билгесез ир-атлар. -Анда сезнең ни эшегез бар? Кем эчкән соң әле. Бәйләнмәгез миңа. Күптән түгел районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышына чакырылган әби кеше монда шундыйрак тонда сөйләште. Район үзәгендә яшәүче әниле-кызлы - икесе...

-Эчәсез бит сез. Бала буш шешәләр янында үсә. Оныгыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Өегез тулы ниндидер билгесез ир-атлар.
-Анда сезнең ни эшегез бар? Кем эчкән соң әле. Бәйләнмәгез миңа.
Күптән түгел районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе утырышына чакырылган әби кеше монда шундыйрак тонда сөйләште.

Район үзәгендә яшәүче әниле-кызлы - икесе дә "баш югалтып" эчәләр. Еш кына шау-шулы компанияләр алар өендә аракылы табын кора. Кунаклар шунда ук йоклап та калалар. Ә яшүсмер кыз бала боларның барысын да күреп үсә. Әлеге хатын-кызларны комиссиягә инде ничәнче тапкыр чакырулары. Бәлки начар кешеләр дә түгелдер. Бөтен бәланең башында һаман шул - А-РА-КЫ. Моның өчен әни кешене әрләгәч, анысы комиссия утырган кабинет ишеген "даң" иттереп ябып, нәрсәдер кычкырып чыгып ук китте. Үз-үзен тотышы айнык кешенекенә охшамаган. Аны әни хокукыннан мәхрүм итеп, баланы ятимнәр йортына озату хакында да сүз бара. Әлегә әбигә дә, әнигә дә штраф салдылар.
Комиссиягә бер авылдан чакырылган тагын бер әни дә "аракы белән чирләгән". Үзен эчүче дип санамый. Аңа кисәтү ясадылар.
Утырышта, "комендант сәгате"н бозган, кичке 11дән соң урамда йөргән яшүсмерләрнең әти-әниләренә дә җавап тотарга туры килде. Алар арасында, иң гаҗәбе, укытучылар да бар. Дөрес, тиешле вакытыннан соңга калып полиция хезмәткәрләре күзенә эләккән егет-кызларның комиссиядә үз-үзләрен тотышларына сүз әйтерлек түгел. Гаепләрен таныйлар. Уку урыннарыннан бирелгән характеристикалары да яхшы. Бу хәл кире кабатланмас, дип вәгъдә дә бирделәр. Шунлыктан аларның әти-әниләренә кисәтү генә ясалды. Әгәр дә инде хокук сакчылары әлеге гаеп белән икенче тапкыр тап булса, әти-әниләргә ике мең сум штраф бирәчәкләр һәм яшүсмер "учетка куела". Соңгысы исә бала язмышында "бер кашык дегет" булачак.
-Кичен ул-кызлары урамга чыгып киткәч, әти-әниләр ничек тынычлап йокларга ята икән. Сүз дә юк, балалар үз яшьтәшләре белән аралашырга, сөйләшергә тиеш. Тик алар 11дән соң өйдә булсын. Бу бит кызлар, егетләрнең куркынычсызлыгы өчен эшли торган канун. Төнлә кем генә йөрми, балалар белән ни генә булмас, - диләр комиссия әгъзалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан