Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әккәрәй мәктәбе укучылары үсенте сатып акча эшләгәннәр

Быел Әккәрәй мәктәбе үсентеләр, мәктәп участогында үстерелгән уңышның бер өлешен сатып, икенчел чимал тапшырып, 25 мең 642 сум акча эшләгәннәр. Әлеге сумманың бер өлешен ремонт эшләренә тотканнар, калган акчага суыткыч сатып алганнар.

Гомумән, биредә 42 сутый мәйдан биләүче мәктәп яны участогында 93 төрле үсемлек үсә, алар арасында слива, чия, шомырт, балан, чыршы, карлыган да бар.

-Участок яшелчә, җиләк – җимеш, чәчәкләр шикәрлекләреннән тора, - ди мәктәп директоры Людмила Калмыкова. – Әйтик, быел 10 сутыйда бәрәңге, 12 сутыйда суган үстердек. Алардан тыш аш чөгендере, кишер, кәбестә уңышын да җыеп алдык. Участок мөдире Зинаида Леонтьева эшне алдан планлаштыра. Февраль аенда ук помидор, борыч, кыяр үсентеләре үстерәбез. Аларны апрель уртасында теплицага күчерәбез. Үсентеләргә сорау гел зур була. Авыл халкы аларны бик тиз сатып алып бетерә. Участок өчен орлыкларны да үзебез әзерлибез.

Мәктәп бакчасында укучылар да, укытучылар да эшли, күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе дә бар – Әккәрәй мәктәп яны участогы районда иң яхшылардан.

Быел мәктәп коллективы, елның коры булуына карамастан, участоктан яхшы уңыш җыеп алган.

-1200 килограмм суган, 650 килограмм бәрәңге, 160 килограмм кыяр, 135 килограмм помидор җыеп алдык, - ди Людмила Александровна. – Быел 381 банка эшләнмәләр: компотлар, яшелчә салатлары, борщ, икра әзерләдек. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Үстергән уңышның бер өлеше мәктәп ашханәсендә укучыларның менюсын баетырга мөмкинлек бирә.

Әккәрәй урта мәктәбен тәмамлаучы укучылар ел саен мәктәп бакчасына алмагачлар утыртып калдыралар икән. Быел алар өчкә арткан һәм 11 булган.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев