Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илвина җырчы булырга хыяллана

Ул баянда, думбрада да уйный, моңа Чирмешәндәге сәнгать мәктәбендә өйрәткәннәр, сәхнәгә чыгарга тартынып тормый. Киләчәктә Илвина Җаббарова Әлмәттә музыка буенча белгечлеккә укымакчы.

-Эстрада җырчысы булырга да хыялланам, - ди быел Иске Үтәмеш мәктәбен тәмамлаучы якташыбыз. -Үзебезнең мәктәптән китәсе килми, моны яшермим. Без унберенче сыйныфта икәү генә укыдык, кечерәк сыйныфларда унөчәү идек.

Илвинаның сыйныфташы Сөембикә Вәлиуллина турында да мактап сөйләделәр. Ул яхшы укыган, “медальгә бара”, диделәр.

Быел район мәктәпләрендә 210 укучы 9нчы, 109 егет һәм кыз 11 нче сыйныфны тәмамлый. Барлык укучылар саны 2070 (2019-2020 уку елында 2159 булган).

Булат Зарипов та 9 сыйныфтан соң һөнәр алмакчы.

-Чаллы мәдрәсәсенә укырга барам, - ди ул. -“Разведка” ясадым инде, анда экскурсиядә булдым. Мәдрәсәгә үзем теләп барам. Биш яшьтән үк дингә тартылдым. Быел да ураза тоттым, мәчеттә азан әйткәлим. Әти авылда имам безнең.

Төпле егет Булат, сөйләшүе дә мәгънәле. Ә мәктәптә энесе Марат кала, ул сигезенче сыйныфка күчкән.

-Быел мәктәптә 50 бала укыды, - ди Иске Үтәмеш мәктәбе директоры Миләүшә Шәйхетдинова. -Тугыздан соң – 3, унберенчене бетереп, 2 бала һөнәри уку йортларына китәләр. Беренче сыйныфка алты бала көтәбез. Бинабыз төзек, уку-укыту, тәрбия процессы өчен шартлар тудырылган.

Бүген монда да “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Елдагыча, аны бик купшы, истә калырлык итеп оештырганнар. Укуда, җәмәгать эшләрендә, спортта алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар, теләкләр ирештерделәр.

Сүз уңаеннан. Иске Үтәмешнең мәктәп яны участогында зәвык белән, тип-тигез итеп утыртылган, чәчелгән яшелчә, чәчәк түтәлләренә күз төшми калмый. Теплицаларында да тәртип.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев