Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Чишмәкәй” – ике телле балалар бакчасы

Чирмешәннең “Чишмәкәй” балалар бакчасы “Иң яхшы ике телле балалар бакчасы” республика грантлар бәйгесендә катнашты.

Уку елы дәвамында бакчада балаларны татар теленә өйрәтү буенча зур эш алып барыла.

-Тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм башка татар шагыйрьләре иҗаты белән танышалар, - ди татар телен укыту буенча тәрбияче Эльмира Шарапова. - Балалар белән  рус һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп, ата-аналарга күрсәтәбез. Республикакүләм “Сәйяр” яшүсмерләр театры конкурсында бик актив катнашабыз. Һәр ел саен театр коллективы муниципаль  этапта 1-2 урыннарны яулый.

Бәйгенең проектлар этабында уңышлы чыгыш ясаганнан соң, “Чишмәкәй” балалар бакчасының эшчәнлеген Казаннан килгән махсус комиссия дә караган һәм тәрбиячеләр эшенә яхшы бәя биргән.

Эльмира Шарапова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев